Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе утырышы узды

2025 елның 18 апреле, җомга, 14:07

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы булды, анда парламентарийлар республика муниципалитетларын газлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге эшенә йомгак ясадылар.  Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.  

Республика муниципалитетларын газлаштыру мәсьәләләре турындагы мәгълүматны “Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов җиткерде.  Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада индивидуаль торак йортлар төзелешенең үсә барган темпларын исәпкә алып, газлаштырып бетерү кысаларында тоташтыруга 36685 гариза кабул ителгән. Технологик тоташтыру буенча 34965 шартнамә төзелгән, алар нигезендә газүткәргечләр 31 меңнән артык җир кишәрлеге чикләренә кадәр җиткерелгән. 26883 йорт хуҗалыгы тоташтырылган, бу үтәлгән килешүләрнең 82% тәшкил итә. Россия буенча газга тоташуларның уртача проценты 55 % ка кадәр җитә.

"Бүгенге көндә өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып гариза бирүченең кушылырга әзерлеге кала, - дип ассызыклады Рөстәм Усманов. - Республикада 6252 йорт бар, аларга кадәр газүткәргечләр җиткерелгән, әмма аларның хуҗалары төрле сәбәпләр аркасында үз җирләрендә газ куллану челтәрләренең әзерлеген тәэмин итмәгән».

Рөстәм Усманов депутатларга газ тоташтыруга әзерлек эшенең мөһимлеген халыкка җиткерүне сорап мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, парламентарий фикеренчә, республика халкына үз сайлау округларында гамәлдәге социаль ярдәм чаралары турында да хәбәр итәргә кирәк.

Рөстәм Усманов әйтүенчә, бүгенге көнгә социаль объектларны тоташтыру турында 17 шартнамә төзелгән, аларның барысы буенча да газүткәргечләр җир кишәрлекләре чикләренә кадәр җиткерелгән,

12 объект газ бүлү челтәренә тоташтырылган.  4 фельдшер-акушерлык пункты һәм 1 мәгариф учреждениесе тоташтырылмаган булып кала, алар буенча җир кишәрлекләре чикләрендә газ куллану челтәрләрен төзүне финанслау мәсьәләсе бар.

Коммерцияле булмаган бакча ширкәтләренә газ кертү турында сөйләгәндә, “Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры билгеләп үткәнчә, 2024 елдан тоташтыруга 944 гариза кабул ителгән, 227 килешү төзелгән, алар нигезендә 79 бакча ширкәте газ куллану челтәренә тоташтырылган.

Рөстәм Усманов хәбәр иткәнчә,кКоммерцияле булмаган бакча ширкәтләренә газ кертү буенча берничә проблемалы мәсьәлә бар. Ширкәт  территориясендә коммуникацияләр, электр линияләре, агачлар, киртәләр, биналар булуны исәпкә алып, барлык норматив таләпләрне үтәгәндә, бакча ширкәтләре чикләрендә газ бүлү челтәрләрен төзү авыр бурыч булып тора, ә еш кына – газга тоташтыру өчен мөмкин түгел.

 Рөстәм Усманов сөйләгәнчә, тоташтыру кагыйдәләре нигезендә тиз торгызыла торган модуль конструкцияләрне, блок-модульле котельныйларны, тышкы урнаштыру казаннарын газ бүлү челтәренә тоташтыру мөмкин түгел, шуңа күрә ул депутатларга «Бердәм Россия» фракциясе исеменнән тиешле карарга үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыгарга тәкъдим итте.

Бүген шулай ук утырышта «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге эше турында хисап тәкъдим ителде.

Оешманың башкарма директоры Тимур Камалетдинов билгеләп үткәнчә, эштә төп басым тарихи хәтерне саклауга, яшьләрне җәлеп итүгә һәм СВОда катнашучыларга ярдәм итүгә ясала. 

Быел масштаблы инициативаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Аерым алганда, «Үткәнгә марш» проекты кысаларында Татарстан яшьләре тематик походларга чыгачак. Шулай ук ветераннар белән очрашулар, патриотик юнәлештәге лагерь сменалары, тактик-хәрби һәм спорт уеннары оештырылачак, иң мөһиме — Татарстан районнарында эш активлашачак.

Эзләнү эшчәнлеге актив алып барыла. Әйтик, 2024 елның апреленнән башлап Бөек Ватан сугышы барган урыннарга Волгоград, Ленинград, Мурманск Новгород, Сахалин һәм Тверь өлкәләренә, Беларусь Республикасына 34 экспедиция оештырылган. Экспедицияләрдә республиканың 13 районыннан эзләү отрядлары катнашкан, барлыгы 571 кеше. 800дән артык совет сугышчысының мәетен тапканнар, 11 исем билгеле булган, Кызыл Армиянең дүрт сугышчысының мәетен җирләгәннәр.

Тимур Камалетдинов хезмәттәшләрен һәм җәмәгатьчелек вәкилләрен Россия хәрби-тарихи җәмгыяте сафларына керергә өндәде.

Фракция утырышында Юрий Камалтынов партиядәшләрен «Җиңү диктанты» патриотик акциясенә кушылырга чакырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International