Фәрит Мөхәммәтшин: «1945 елның Җиңү язы өчен республиканың һәм Ватаныбызның нинди кыйммәтле бәя түләвен без һәрвакыт истә тотачакбыз»

2025 елның 22 апреле, сишәмбе, 14:42

Бүген Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2025» кысаларында узган балалар рәсемнәре, иншалар һәм эсселар, проектлар һәм видеороликлар республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне һәм призерларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

«Бу залда бүген без бәйгедә җиңүчеләрне, шулай ук 17 ел дәвамында парламент дәресен үткәрергә ярдәм итүчеләрне җыйдык, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, чарада катнашучыларны сәламләп. – Без, гадәттәгечә, бүләкләү тантанасын Россия парламентаризмы көне алдыннан Дәүләт Советында, республика законнары кабул ителә торган бинада үткәрәбез. Парламент дәресе – үсеп килүче буынга белем һәм патриотик тәрбия бирүгә, актив гражданлык позициясе һәм җәмгыять алдында җаваплылык формалаштыруга ярдәм итә торган проект».

Быел «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» темасына парламент дәресе 17-28 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә узды һәм Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Проект кысаларында укучыларның иҗади эшләре (балалар рәсемнәре, иншалар, эсселар, видеороликлар, мәктәп проектлары һәм тикшеренү эшләре) һәм педагогларның методик эшләнмәләре бәйгеләре узды. Иҗади бәйгеләрнең республика этабында 447 укучы һәм 86 педагог катнашты. 56 укучы һәм 6 педагог җиңүче дип табылды. 14 укучы лауреат булды. «Парламент дәресләре белән колачлау бик җитди булды, быел аларда 1202 гомуми белем бирү оешмасыннан 155 мең укучы катнашты. Мәктәп музейлары базасында якташларның сугышчан һәм хезмәт данына багышланган чаралар уздырылды», – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин 2025 елгы парламент дәресен оештыручыларга һәм анда катнашучыларга, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына, укытучыларга, республика парламенты депутатларына проектта катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз яшь йөрәкләрдә туган җиргә мәхәббәт уята, аларны хокукый агартуга, ил мәнфәгатьләрен якларга әзер торган чын патриотлар тәрбияләүгә ярдәм итә», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, быел парламент дәресе үзенчәлекле, чөнки ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. «Юбилей елында тагын бер тапкыр безнең уртак җиңүебездә күпмилләтле Татарстанның урынын һәм ролен аерым зур горурлык белән билгеләп үтәсем килә, – дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга парламент җитәкчесе. – Республикада туып үскән 700 меңгә якын кеше сугышка алына. 378 мең татарстанлы сугыштан әйләнеп кайтмаган, алар һәлак булучылар яисә хәбәрсез югалганнар исемлегендә.  Без 1945 елның Җиңү язы өчен республиканың һәм бөтен Ватаныбызның чамадан тыш кыйммәтле бәя түләвен һәрвакыт истә тотачакбыз».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук сугыш елларында Татарстанның хәрби резервлар әзерләвенә басым ясады. Биредә 180 меңнән артык кеше хәрби әзерлек узган. Сугышларда күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен 353 татарстанлыга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, 51 фронтовик – Дан орденының тулы кавалеры. «Һич арттырмыйча әйтәм, Бөек Ватан сугышы барышында безнең республика чыныкты, ныгыды, дәүләтебезнең ныклы нигезенә әверелде», – дип басым ясады парламент җитәкчесе. 

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, катлаулы чор яңа геройлар тудыра. «Бүген кулларына корал тотып Ватанны саклаучы сугышчыларыбыз турында горурланып сөйлибез, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Батырлык, ныклык һәм каһарманлык күрсәтеп, махсус хәрби операциядә катнашучылар ата-бабаларыбызның сугышчан традицияләрен дәвам итәләр, илнең суверенитетын һәм гражданнарның иминлеген яклыйлар».

Фәрит Мөхәммәтшин тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына, сыйныфтан тыш эш педагогларына, парламент дәресен үткәрү буенча иң яхшы методик эшләнмәләр авторларына бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр арасында – муниципаль һәм республика фән олимпиадаларында җиңүчеләрнең һәм призерларның остазлары, сәләтле балалар белән эшләү өчен методик кулланмалар һәм программалар авторлары.

«Безнең гаиләдә Ватанны саклаучылар» иншалар бәйгесендә җиңүчеләрне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов котлады. «Тыныч тормышның кыйммәтен соңгы елларда ачыграк аңлый башладык, – диде ул. – Җиңү өчен  Ватанны яратырга кирәк. Укучыларыбызның парламент дәресе кебек проектларда катнашуы балаларда патриотлык хисләр тәрбияләүгә зур өлеш кертә».

1-4 сыйныф укучылары арасында «Ватан нидән башлана?» рәсемнәр бәйгесенең  иң яшь катнашучыларына бүләкләрне ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова тапшырды. «Бу уку елында безнең министрлык Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бик күп чаралар үткәрә, һәм, әлбәттә, балалар «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч» темасына парламент дәресе кысаларында үткәрелгән конкурсларда бик теләп катнаштылар, – дип билгеләп үтте Минзалия Закирова.

Россия Герое, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков, кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә – «Йөрәк кушуы буенча Ватан сагында» иншалар бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырганда, укучыларның укытучыларга хөрмәт һәм ихтирам белән карауларын теләде, чөнки балалар үз вакытларының күп өлешен нәкъ менә мәктәптә үткәрәләр.

 «Батырлыкның тере тарихы» иншалар бәйгесе номинациясендә җиңүчеләрне Парламент дәресен оештыру һәм үткәрү буенча эш төркеме җитәкчесе, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева котлады. «Без бу проектны «озын гомерле» дип атыйбыз, чөнки ул 2009 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла , – дип билгеләп үтте Ирина Терентьева.–- Быел дәрес темасы белән кызыксыну зур булды, анда 1200 дән артык мәктәп, төрле дәрәҗәдәге 400 дән артык депутат, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы 100 дән артык кеше катнашты. Тарихи квизлар, викториналар һәм башкаларны кертеп, дәресне үткәрүнең уникаль формаларын булдырган укытучыларга аерым рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Безнең проект инде массакүләм хәрәкәт буларак, хокукый агартуга һәм патриотик тәрбиягә басым ясый. Бүгенге тантана – оештыручыларга, укучыларга һәм педагогларга рәхмәт белдереп, парламент дәресен матур итеп йомгаклау».

Конкурсларда җиңүчеләрне һәм лауреатларны «Яшь армия» патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы башлыгы, генерал-майор Александр Бородин сәламләде. Ул проектны оештыручыларга һәм катнашучыларга патриотик тематика белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Генерал-майор Дәүләт Советы депутатларына республикада Яшь армия хәрәкәтенә ярдәм иткәннәре өчен аерым рәхмәт белдерде. «Депутатлар да, мәктәп укытучылары да безнең яшь армия үсешенә һәртөрле ярдәм күрсәтә, – дип белдерде Александр Бородин.  – Республиканың Яшь армия отрядлары илдә иң яхшылардан санала. Татарстанда 60 мең яшь армияче, 1255 Яшь армия отряды бар, 1055 мәктәптә без патриотик тәрбия мәсьәләләре белән шөгыльләнәбез, башлангыч хәрби әзерлеккә өйрәтәбез, балаларыбызны олы тормышка әзерлибез».

«Парламент дәресе – 2025» кысаларында узган республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында шулай ук Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, Дәүләт Советы депутаты, махсус операция ветераны Эдуард Сөләйманов, Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев, ТР «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте төбәк бүлеге советы рәисе урынбасары Надир Курамшин катнашты.

Чара кысаларында балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды, аның экспозициясендә «Ватан нидән башлана?» номинациясендә җиңүчеләрнең эшләре тәкъдим ителде.

Парламент дәресе – ТР Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә, 2009 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла, быел ул инде унҗиденче мәртәбә уздырылды.

Ел саен җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы  Дәүләт Советында  Россия парламентаризмы көне (27 апрель) алдыннан уза.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International