Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутатларына: «Без республика мәнфәгатьләрен яклауда бердәм булырга тиеш»

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе, 14:30

Бүген республика Министрлар кабинетында Татарстаннан сайланган РФ ФС Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә узды, аны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү, Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуы һәм закон чыгару инициативаларын федераль дәрәҗәдә алга җибәрү мәсьәләләре хакында булган утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Татарстаннан сайланган Россия Федераль Собраниесе депутатлары белән очрашулар инде традициягә әйләнде. Республикада депутатлар җитәкчелегендә 17 эшче төркем эшли. Бу төркемнәргә шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә керә. Аларның эшчәнлегенә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча,  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күзәтчелек итә.

«Бүгенге очрашу - республика инициативаларын алга сөрү һәм Татарстан икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясау, шулай ук агымдагы елга бурычларны билгеләү», - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып. Татарстанның 2019 елдагы төп макроикътисадый күрсәткечләрен анализлап, республика Президенты, алар "уңай динамика күрсәтүгә карамастан", үсеш темплары безне канәгатьләндерә алмый дип белдерде. Нәкъ менә шуңа күрә республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү эше системалырак булырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, илкүләм проектлар буенча да эшне активлаштырырга кирәк.

Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, 2019 елда республика икътисадына 97,9 млрд. сум акча җәлеп ителгән,  бу республика раслаган лимитның 98%ын тәшкил итә. 2018 ел белән чагыштырганда финанслау лимиты 15% ка кимегән.

2020 елга каралган федераль акчалар 92.2 млрд. сум тәшкил итә, расланган лимит - 88,8 млрд. сум. Быел республика 24 дәүләт һәм җиде федераль максатчан программаны гамәлгә ашыруда катнаша. Шулай ук Татарстан 50 федераль проектта ("Чиста ил" һәм "Уникаль су объектларын саклау" проектларын да кертеп) катнашырга теләк белдергән,  аларны гамәлгә ашыруга 24,9 млрд. сум юнәлтеләчәк, шул исәптән 17,1 млрд. сумы - федераль бюджеттан.

Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар белән очрашуда Дәүләт Советының закон чыгару инициативалары турында да сүз барды, алар хәзерге вакытта Россия парламентының түбән палатасында төрле стадияләрдә карала. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, узган ел Дәүләт Советы тарафыннан Дәүләт Думасына 10 федераль закон проекты кертелгән, 1 закон кабул ителгән һәм үз көченә кергән, 7се комитетларда карала, 2се кире кагылган.

Сишәмбе көнне, 25 февральдә парламентта депутатлар төркеме координаторы Илдар Гыйльметдинов һәм Дәүләт Советы комитетлары рәисләре катнашында узган эшлекле киңәшмәдә закон чыгару инициативаларын тизләтү чаралары турында фикер алыштылар. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларын "бу мәсьәләләрне шәхси контрольгә алырга һәм эшне ахырына җиткерергә" чакырды.

Парламент җитәкчесе үз чыгышында депутатларның округлардагы эшчәнлегенә, гражданнар мөрәҗәгатьләренә һәм наказларына аерым игътибар бирде. Аның әйтүенчә, барлык депутатлар да мөрәҗәгатьләрне карауга һәм сайлаучылар белән очрашуларга җитәрлек җаваплы карамыйлар. "Үз округларындагы чараларда бер тапкыр да катнашмаган парламентарийлар бар, - диде ул, - сайлаучылар белән очрашырга, округ тормышында актив катнашырга, куелган сорауларга җавап бирергә кирәк. Әлбәттә, мөрәҗәгать итүләрнең 100% ы да уңай хәл ителергә мөмкин түгел, әмма җавапсыз бер генә сорау дә калырга тиеш түгел".

Быел республиканың җирле үзидарә органнарына 7 723 депутат сайланачак, дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе.

"Илнең Төп канунына төзәтмәләр турында фикер алышуга бәйле рәвештә, сәяси яктан, әлбәттә, күп кенә вакыйгалар икенче планга калды", - дип дәвам итте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул кичә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзаларының Россия Федерациясе Президенты белән очрашуында Владимир Путинның  милли республикаларда туган телләрне саклау һәм үстерү турындагы нигезләмәне Төп законда беркетү кирәклеге турында Татарстан фикерен  хуплавын әйтте. "Бөтен халык тавыш бирүе процедурасы белән билгеләнгән Конституция законы проекты икенче укылышка әзерләнә, - дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин, - апрель аенда плебисцитка чыкканчы сез, Дәүләт Думасы депутатлары, Конституциягә кертелә торган үзгәрешләр эчтәлеген халыкка җиткерүдә катнашсагыз иде".

Эшче төркемнәрнең эшчәнлеге турында Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутатлары сөйләде. Булган резервлар турында сөйләгәндә, Айрат Фәррахов башкарма хакимият органнарының һәм парламентарийларның үзара хезмәттәшлеген яхшырту буенча тәкъдимнәр кертте. Аерым алганда, Айрат Фәррахов, дәүләт хезмәтләре порталында, сайлаучыларның турыдан-туры үзләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булсын өчен, депутатларның шәхси битләрен урнаштырырга кирәк, дип саный. Мондый механизм "Халык контроле" системасында да эшләргә тиеш дип саный ул. Моннан тыш, мөрәҗәгатьләрнең бер өлешен шулай ук депутатларга җибәрергә мөмкин булыр иде. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләләрне хәл итү буенча йөкләмә бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган депутатлар алдына республика икътисадын финанслау күләмен арттыру бурычын куйды.

«Без республика мәнфәгатьләрен яклауда бердәм булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, очрашуны йомгаклап. Татарстан Президенты шулай ук депутатларга төбәк инициативаларын һәм чараларын федераль проектларга мөмкин кадәр күбрәк кертү һәм аларны финанслауны тәэмин итү зарурлыгын әйтеп мөрәҗәгать итте.  

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International