Дәүләт Советында Казан сәнгать училищесы студентлары белән очрашу узды

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе, 15:41

Бүген Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентлары республика Дәүләт Советында булдылар, парламент, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эшчәнлеге белән таныштылар, депутатлар белән аралаштылар, шулай ук бу көннәрдә Дәүләт Советында эшләүче «Җиңүгә юл» күргәзмәсе экспозициясен карадылар.

Экспозиция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган һәм училищены төрле елларда тәмамлаучыларның эшләреннән тора.

Күргәзмәгә килүчеләргә  мөрәҗәгать итеп, Дәүләт Советы депутаты, ТР законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Камил Гыйльманов Бөек Җиңү юбилее алдыннан Бөек Ватан сугышы, халыкның күргән газаплары һәм каһарманлыгы турында тарихи хәтерне саклау мөһим, дип билгеләп үтте. "Бу күргәзмә безнең хәтеребезнең күрсәтмә иллюстрациясе булып тора, – диде ул. – Биредә камалышта калган Ленинград да, Сталинград сугышы да, сугыш, җәрәхәтләр, үлем күренешләре дә күрсәтелгән – сугыш шуннан гыйбарәт. Хәзерге студентлар, булачак рәссамнар Бөек Ватан сугышын истә тотарлар һәм үз эшләрендә бу темага мөрәҗәгать итәрләр дип ышанам".

Дәүләт Советы депутаты, СВО ветераны Эдуард Шәрәфиев рәссам өчен буыннар бәйләнешенең мөһимлеген ассызыклады. "Әлеге бәйләнеш бу картиналарда төгәл күзәтелә, – диде ул. – Бөек Ватан сугышы һәм дәвам итә торган махсус хәрби операция - мөгаен, бер чылбыр боҗраларыдыр. Теләсә нинди иҗади әсәрдә тарихны күреп була, һәм сез, булачак рәссамнар, шул кагыйдәләрне үтәсәгез, картиналарыгызда бүгенге көн  вакыйгалары  чагылыр".

Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укытучысы Елена Даричева әйтүенчә, Бөек Ватан сугышы турындагы хәтер халыкта һәрвакыт сакланырга тиеш. "Рәсем сәнгатенең иң югары максатларының берсе шунда тора да инде, – дип искәртте ул. – Сугышчы өчен иң куркынычы ни дә, бәхет нәрсә икәнен күрсәтү – рәссамның бурычы. Әлеге күргәзмәне оештырганда без тамашачыларга ул вакытларны, андагы коточкыч хәлләрне, кайгы-хәсрәт хисләрен җиткерергә тырыштык".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International