Татар энциклопедиясе институты «Үзбәкстан татарлары» җыентыгын тәкъдим итте

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе, 17:11

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Үзбәкстан татарлары» дип аталган иллюстрацияле энциклопедик белешмәне тәкъдир итү булды. Хезмәтне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең  М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Татар диаспорасын өйрәнү үзәге хезмәткәрләре әзерләгән. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. 

"Безнең ватандашларыбыз дини һәм рухи яктан үзбәк җәмгыятенә бик нык туры килделәр, бу территорияләрдә милли мәдәниятнең һәм иҗтимагый фикернең, әдәбиятның һәм сәнгатьнең аякка басуына сизелерлек йогынты ясадылар», – дип басым ясады Марат Әхмәтов, чараны ачып.

Автор-төзүчеләр билгеләп үткәнчә, әлеге белешмә – Үзбәкстан татарларының үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган беренче комплекслы басма. «Үзбәкстан татарлары» энциклопедик белешмәсендә барлыгы меңгә якын оригиналь мәкалә һәм 900 дән артык иллюстрация бар. "Материалларны җыю 2018 елда башланды, – дип сөйләде институт директоры Эльмира Галимова. –  Белешмәне формалаштыруга тагын ике ел китте. Хәзер без «Кыргызстан татарлары» басмасын әзерләү белән шөгыльләнәбез.

Китаптагы 850 мәкалә Үзбәкстанның күренекле татарлары (күренекле дәүләт, җәмәгать һәм хәрби эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, спортчылар), шулай ук Үзбәкстан тарихына һәм мәдәниятенә турыдан-туры катнашы булган, Үзбәкстан белән Татарстан арасында фәнни, мәдәни, икътисади һәм сәяси багланышларны үстерүгә зур өлеш керткән татарлар турында.

150 гә якын мәкалә Үзбәкстан һәм үзбәк халкы, Россия һәм татар халкы тарихының һәм мәдәниятенең әһәмиятле аспектлары, Үзбәкстан белән Татарстанның үзара бәйләнешләре турында текстлар.

Энциклопедик җыентык Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә «Татар диаспораларының тарихын һәм этник мәдәниятен өйрәнү» темасына дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнгән.

"Без энциклопедия турында сөйләгәндә, әлбәттә, беренче чиратта шәхесләрне истә тотабыз. Шәхес – ул милләт йөзе", – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров. Ул әлеге проектның  шулай ук Россия белән Үзбәкстан арасында туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәгенә басым ясады.

Китапны язуда һәм бастыруда ТР Фәннәр академиясе, ТР Дәүләт Советы, Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы, ТРның Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчелеге, Ташкент шәһәре һәм Үзбәкстанның башка шәһәрләрендәге татар иҗтимагый оешмалары әгъзалары, шулай ук Татарстанда яшәүче Үзбәкстанда туып үскән кешеләр зур ярдәм күрсәткәннәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International