Марат Әхмәтов Яңа Чишмә районының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе, 14:20

Бүген Яңа Чишмә муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы узды, анда муниципаль депутатлар районны 2010 елдан бирле җитәкләгән Вячеслав Козловның отставкасын кабул итте. Муниципалитетның башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы  буларак район белән идарә итәчәк Егор Тарнавскийны депутатларга Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдим итте.

"Муниципаль район җитәкчесе алмашыну – территория өчен һәрвакыт мөһим вакыйга, –  дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Халык мондый үзгәрешләрдән һәрвакыт яңа уңай адымнар көтә, һәм бу объектив көтү. Яңа Чишмә районы үзенең тотрыклы һәм уңай үсешен саклый. Муниципаль хакимият территория проблемалары, кешеләр проблемалары белән тирәнтен сугарылган".

Ул шулай ук район башлыгы вазыйфасыннан киткән Вячеслав Козловка озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм аның җитәкчелегендә муниципалитет, катлаулы вакытларга һәм кискен хәлләргә карамастан, тотрыклы рәвештә уңай булып калуын ассызыклады. "Вячеслав Михайлович – барлык яктан да пөхтә,  бик җаваплы кеше. Ул үз территориясе кешеләренең язмышы турында тирән борчыла. Беренче җитәкче өчен бу аеруча мөһим – ул үз кешеләренең кәефен, аларның ихтыяҗларын, проблемаларын йөрәге һәм күңеле белән тоярга тиеш», – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Вячеслав Козловка республика Рәисе, парламент һәм Хөкүмәт исеменнән озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдереп, Марат Әхмәтов аңа республиканың иң югары бүләген – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

Депутатлар Вячеслав Козловка территория үсешенә керткән өлеше өчен «Яңа Чишмә районының мактаулы гражданины» исемен бирү турындагы карар кабул иттеләр.

Аннары Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Яңа Чишмә муниципаль районы Советы депутатларына Егор Тарнавскийны тәкъдим итте.

Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Егор Тарнавский, муниципалитет советы каршында чыгыш ясап, республика җитәкчелегенә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде. «Халык, депутатлар корпусы, барлык актив һәм предприятиеләр белән комплекслы эшләү безгә куелган нәтиҗәләрне яхшыртырга мөмкинлек бирер дип ышанам. Сезгә күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт», – диде ул.

Егор Тарнавский  әйтүенчә, муниципаль районда эшләү аның өчен зур җаваплылык. Ул үзеннән алда эшләгән Вячеслав Козлов ирешкән нәтиҗәләрне саклап калу һәм арттыру өчен бөтен көчен куячагын белдерде.

Бүгенге көнгә кадәр Егор Тарнавский ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары вазыйфасын башкарган. Яңа эшкә ул 25 апрельдә керешәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International