Дәүләт Советында «Поzывной «Победа» әдәби-музыкаль композициясен тәкъдим иттеләр

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе, 16:36

Бүген Дәүләт Советында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Поzывной «Победа»  әдәби-музыкаль композициясе күрсәтелде. Спектакльне Казан шәһәре ветераннар советы һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге Ветераннар советы каршында эшләүче «Реплика» әдәби-музыкаль театры тәкъдим итте. Спектакльне депутатлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре карады.

Парламент депутатлары исеменнән чарада катнашучыларны һәм кунакларны Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сәламләде. Ул «Реплика» театры коллективына битараф булмаулары һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ихлас теләкләре өчен рәхмәт белдерде. «Бүген Дәүләт Советында стандарт булмаган чара – Җиңүнең 80 еллыгына багышланган хәрби музыкаль спектакль күрсәтелә, – дип билгеләп үтте Светлана Захарова. – Без барыбыз да Җиңүне көтеп яшибез һәм, барлык татарстанлылар кебек үк, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итәбез. Бүген безнең егетләр Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек фронтта сугышалар, ә без тылда аларга ярдәм итәргә тырышабыз: гуманитар йөкләр җыябыз һәм җибәрәбез, маскировка челтәрләре  үрәбез, шәмнәр ясыйбыз, оекбашлар бәйлибез. Һәм менә спектакль актерлары башкарган шигырьләр һәм җырлар да Җиңүне якынайтырга ярдәм итә, солдатларга туган илләрен һәм туган җирләрендә көтеп торган якыннарын искә төшерә».

«Поzывной «Победа» спектакле – ул Россия шагыйрьләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ил халкы шигырьләренә нигезләнгән әдәби-музыкаль композиция. Спектакльдә профессиональ актерлар гына түгел, көч структуралары һәм хокук саклау органнары ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә, шул исәптән СВОда, катнашучылар, укытучылар, инженерлар, шагыйрьләр һәм язучылар катнаша.

Режиссер-куючы, әдәби-музыкаль театр җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Нежданов спектакль актерлары турында сөйләде.

«Дәүләт Советында чыгыш ясау безнең өчен чыннан да дулкынландыргыч, – дип басым ясады Владимир Нежданов. – Спектаклебезне монда уйнау мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерәбез, актерларыбыз арасында профессионаллар да, профессиональ булмаганнар да бар, әмма театрда катнашучыларның барысы да уен белән шулкадәр мавыгалар ки, аларны аерып булмый. Безнең арада атказанган укытучылар, язучылар берлеге әгъзалары, ветераннар, сугышчан офицерлар бар. Гомумән, коллектив төрле һәм кызыклы, ә иң мөһиме – һәр катнашучының  лаеклы биографиясе бар».

Спектакль якын көннәрдә Казанның һәм республиканың башка шәһәрләренең төрле мәйданчыкларында күрсәтеләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International