КПРФ фракциясе семинар-киңәшмә уздырды

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе, 14:30

Бүген КПРФ фракциясе Дәүләт Советында республика парламенты депутатларының җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатлары белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә уздырды. Анда РФ ФС Дәүләт Думасының,  ТР Дәүләт Советының  КПРФ фракциясе әгъзалары һәм шәһәр, район советлары депутатлары катнашты.

Семинар-киңәшмәне ачып, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов төрле дәрәҗәдәге коммунист депутатлар очрашуында гражданнарны борчыган актуаль мәсьәләләр карала дип билгеләп үтте.  "Җирле советларда безнең партиядән булган  депутатлар шактый, - диде ул. - Аларның күбесе, үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен яклап, парламентарийлар белән тыгыз элемтәдә эшли. Әмма барысы да активлык күрсәтми. Безгә бергәләп эшләргә кирәк, өстәвенә, бу ел сәяси вакыйгаларга бай булачак. Безгә ТР Президентын һәм җирле советлар депутатларын сайлауларда катнашырга, лаеклы рәвештә  зур юбилейларны –Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын һәм В.И.Ленинның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтәргә кирәк".

Хафиз Миргалимов шулай ук бюджет формалаштырганда сайлаучыларның социаль проблемаларын хәл итү юллары, җирлек һәм муниципаль дәрәҗәдәге депутатлыкка кандидатларга таләпләр турында сөйләде.

 Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе урынбасары Артем Прокофьев депутат эшчәнлеге һәм халык белән эшләү формалары турында сөйләде, депутатларның иҗтимагый оешмалар, инициативалы гражданнар һәм аларның төркемнәре белән үзара хезмәттәшлеге тәҗрибәсе белән уртаклашты.

КПРФ фракциясе әгъзасы Фадбир Сафин үзенең чыгышында депутат эшчәнлегендә идеология темасын күтәрде һәм юбилей чараларын әзерләү барышы турында мәгълүмат бирде.

Депутат вертикален оештыруның кайбер мәсьәләләре турында РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Валентин Шурчанов сөйләде. Ул шулай ук чарада катнашучыларга Россия Конституциясенә КПРФ тәкъдим иткән төзәтмәләрнең асылы турында мәгълүмат бирде.

Семинар-киңәшмәдә Казан шәһәр Думасы, Әлмәт районының Яңа Троицк авыл җирлеге советы, Бөгелмә шәһәр советы һәм Яшел Үзән район советы депутатлары чыгыш ясады.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International