Биектау районында «Бердәм Россия көне» узды

2025 елның 25 апреле, җомга, 17:33

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районына эш сәфәре кысаларында районның партия активы белән очрашты һәм муниципалитетта «Бердәм Россия» көненә йомгак ясады. Очрашуда Дәүләт һәм район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре катнашты.

Көн дәвамында Биектау районында «Бердәм Россия көне» партия проекты кысаларында чаралар узды. Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп укучылары белән очрашты, «Җиңү диктанты» патриотик акциясендә катнашты, яшь гражданнарга паспортлар тапшырды, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалында махсус операциядә катнашучылар белән аралашты.

Район активы белән очрашу Биектау районының Бөреле мәдәният йортында узды. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук район халкы, волонтерлык хәрәкәте активистлары һәм СВО ветераннары тарафыннан махсус операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләр өчен җитештерелгән продукция тәкъдим ителгән күргәзмәне карады.

"Мондый очрашулар җирле бүлекчәләр эше белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин, партия активына мөрәҗәгать итеп, –  без төбәк һәм җирле бүлекчәләрнең ничек эшләвен, нинди проектларда катнашуларын, халык белән ничек эшләүләрен тагын бер кат карау өчен шәһәр һәм районнарга чыгабыз. Бу җәһәттән Биектау районы – республикабызның актив районнарының берсе. Биредә Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт белән карыйлар, яшьләр белән яхшы эшлиләр».

Парламент башлыгы сүзләренә караганда, 2025 ел – үзенчәлекле ел, Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы дип игълан ителде, өстәвенә көз көне Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак. Парламент күпчелеге партиясе буларак –  Дәүләт Советындагы 100 депутатның сиксән алтысы  «Бердәм Россия»  партиясе әгъзасы – без таяна торган көч, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп. – Быел көзен узачак сайлау кампаниясе дә уңышлы булыр дип уйлыйм.  Без дәвамчанлык саклануын, эшли торган бүгенге активның тулы күләмдә үз урыннарында калуын бик телибез».

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың партия активының махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, шулай ук шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтүдә катнашуы турында сөйләгәндә, Ватанны саклаучылар игътибар һәм кайгыртучанлык тоярга тиеш, дип билгеләп үтте. «Республика һәм аның халкы Җиңүне якынайту өчен бик күп эшләр башкарды, шул исәптән сезнең район да, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Күп гуманитар йөк, техника, азык-төлек, дарулар, төзелеш материаллары җибәрелде. Без моны үз Ватанын ирекле яки контракт буенча саклаучыларга ярдәм итү дип саныйбыз.  Без сезнең игътибарыгызны бу мәсьәләләргә һәм аларны хәл итүгә юнәлтергә тиешбез».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, сәламәтлек саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, торак-коммуналь хуҗалык проблемалары, социаль өлкәне камилләштерү һәм гражданлык активлыгын үстерү буенча коммерциячел булмаган, иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге – Биектау районы өчен дә, бөтен республика өчен дә иң актуальләр исемлегендә. Моны гражданнарның җәмәгать кабул итү бүлмәләренә, «Бердәм Россия» партиясеннән депутатларга мөрәҗәгатьләре, сайлау кампанияләре барышында сайлаучылар биргән «наказлар» раслый. Аларны үтәү партия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып кала.

Очрашуда  Фәрит Мөхәммәтшин район активистларына партия билетлары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Район һәм партия активының эш нәтиҗәләре турында Биектау районы башлыгы Рафил Хисаметдинов сөйләде. «Бердәм Россия» партиясенең Биектау җирле бүлеге бүген 33 башлангыч бүлекне берләштерә, 2415 партия әгъзасы  бар. Һәм бүгенге көндә Партиянең Татарстан төбәк бүлеге рейтингында алдынгы урынны алып тора, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Узган ел гына да без районга илкүләм проектлар кысаларында 6 миллиардтан артык капитал салуны җәлеп итә алдык. Бу акчалар мәктәпләр, балалар бакчалары төзелешенә, сәламәтлек саклау объектларын ремонтлауга, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга тотылды. Узган ел Биектау авылында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше иң зур вакыйга булды, бүген без анда булдык. Шулай ук актив үсеп килүче Чернышево һәм Семиозерка авыл җирлекләрендә 192 урынлык мәктәп һәм 220 урынлык балалар бакчасы төзелде, Коркачык станциясендә һәм Әлдермеш авылында балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды. Бу эшләр «Мәгариф» һәм «Демография» партия проектлары эгидасы астында гамәлгә ашырылды».

Бүген Биектау районында көн дәвамында 14 мәйданчык эшләде. Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин «Бердәм Россия көне» кысаларында партиянең җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте. Шулай ук биектаулылар республиканың әйдәп баручы клиникаларының тар профильле медицина белгечләреннән консультация ала алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International