Республика җитәкчеләре һәм Дәүләт Советы депутатлары Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

2025 елның 26 апреле, шимбә, 11:50

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары Казанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Чара Габдулла Тукайның туган көненә (шагыйрь моннан 139 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә туган) һәм республикабызда традицион рәвештә татар әдәбияты классигы һәм хәзерге татар теленә нигез салучы туган көнендә билгеләп үтелә торган Туган тел көненә багышланган.

Татар шагыйрен искә алырга бүген тармак министрлыклары һәм ведомстволары, иҗади интеллигенция һәм әдәби җәмәгатьчелек вәкилләре, шагыйрьләр һәм язучылар, педагоглар һәм Казан мәктәпләре һәм югары уку йортлары укучылары килде.

Тукай скверында узган бәйрәм чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутатлары Ркаил Зәйдуллин, Данис Шакиров, Ирина Терентьева, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. 

 Туган тел көненә һәм Тукай туган көненә багышланган чаралар бүген республиканың барлык шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарында узачак. Әйтик, бу көнне инде 20 нче тапкыр " Мин татарча сөйләшәм!"  акциясе уза. Камал театрының яңа бинасында «Язгы печән базары» дизайн-маркеты һәм «Ассоциацияләрдә татар теле» иҗади лабораториясе күргәзмәсе эшләячәк. Камера залында «Ачык университет»лекорие узачак. Яңа театр янындагы мәйданда  шигырь бәйрәме була. Камал театрының универсаль залында «Тукай кайтуы» спектакле күрсәтеләчәк.

Традиция буенча туган тел көнендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International