Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы" акциясендә катнаштылар

2025 елның 26 апреле, шимбә, 12:22

Бүген Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар. ТР Рәисе администрациясе һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре белән бергә алар Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы территориясендә агачлар утырттылар.

Республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләгәнчә, "Хәтер бакчасы" акциясе Татарстанда алтынчы тапкыр үткәрелә. "Матур традиция дәвам итә, - диде ул журналистлар белән әңгәмәдә. - Быел ул бөек бәйрәмгә - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Акция 21 апрельдә старт алды, һәм бер атна эчендә республика буенча урман массивларында, шәһәр паркларында, районнарда һәм авылларда 1,5 млн данә агач үсентесе утыртылачак. Акциядә мәктәп укучылары да, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары да, дәүләт хезмәткәрләре дә катнашуы сөендерә. Без барыбыз бергә республиканы тагын да матуррак итәбез".

Акциядә катнашкан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев билгеләп үткәнчә, мондый акцияләрдә халыкның батырлыгы хәтердә саклану ачык күренә. "Әлеге традицияләрне үсеп килүче буынга тапшыру бик мөһим, - диде ул. - "Хәтер бакчасы" исеме үзе үк аның без сакларга тиешле максаты турында сөйли".

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Россиядә 18 мартта старт алды. Аның кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 млн кеше истәлегенә 27 млн агач утыртылачак.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Россия табигать министрлыгы, Рослесхоз, Җиңү полководецлары Хәтер фонды, «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте һәм «Хәтер бакчасы» АКО катнашында «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә.

Узган ел Татарстанда акция барышында 400 гектар мәйданда 1,5 млн үсенте утыртылган. Акциягә 30 меңнән артык кеше кушылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International