"Татарстан - яңа гасыр» депутатлар берләшмәсе тәкъдиме белән инженер-техник кадрлар әзерләү мәсьәләсе каралды

2020 елның 28 феврале, җомга, 12:16

Бүген Казан техник фәнни-тикшеренү университеты - КАИ базасында Татарстан предприятиеләрендә эшләү өчен инженер-техник кадрлар әзерләү системасын үстерү проблемалары һәм стратегиясе буенча "түгәрәк өстәл" узды. "Татарстан-яңа гасыр" депутат берләшмәсе тәкъдиме белән уздырылган чараның  модераторы парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев булды.

"Түгәрәк өстәл" эшен башлап, Марат Галиев,  икътисад үсешенең бүгенге чорында инженер-техник кадрлар әзерләү мәсьәләсе көннән-көн актуальләшә баруына басым ясады . "Бу юнәлештә проблемаларны хәл итүгә комплекслы якын килү таләп ителә, - диде парламентарий. - Югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының, эре һәм урта бизнес предприятиеләренең, закон чыгару һәм башкарма хакимиятнең уртак тырышлыгы белән без икътисадның төп тармакларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү юлларын табарга тиеш".

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар чыгышларында предприятиеләрнең һәм югары уку йортларының яшьләрне һөнәргә өйрәтү һәм эшкә урнаштыру буенча хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлекләре анализланды, тикшерү лабораторияләрен, ресурс һәм инженерлык үзәкләрен җиһазлар белән тәэмин итү тәҗрибәләре гомумиләштерелде.  Аерым алганда, Дәүләт Советы депутаты, КАМАЗ генераль директоры урынбасары Илдар Шамилов яшь инженерга һәм эшчеләргә нинди һөнәри таләпләр куелуы,  "Ак Барс" судно төзелеше корпорациясе генераль директоры урынбасары Ленар Хуҗиәхмәтов суднолар төзелеше тармагы өчен яшь кадрлар әзерләүнең интеграцияләнгән системасын кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Эре предприятиеләр, югары, урта һөнәри һәм урта гомуми белем бирү  оешмалары, министрлыклар һәм ведомстволар, һөнәри берлекләр вәкилләре йомгаклау резолюциясенә үз тәкъдимнәрен кертте. "Түгәрәк өстәл" эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Артур Габделҗанов, Алсу Тарханова, Айрат Зарипов, Алсу Нәбиева, Людмила Рыбакова һәм башкалар катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International