Марат Әхмәтов Бөгелмә районы Советы утырышында катнашты

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе, 14:57

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Бөгелмә районы Советы һәм шәһәр Советының берләштерелгән утырышында катнашты. 11 ел дәвамында районны җитәкләгән Линар Закиров үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры вазыйфаларын башкару Фәнис Мөхәммәтовка йөкләнде.

Бөгелмә районы Советы һәм шәһәр Советының берләштерелгән утырыш эшендә шулай ук муниципаль депутатлар, район предприятиеләре һәм оешмалары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. "Линар Закиров җитәкчелегендә, бу 11 ел әлеге территориянең реаль үсеш һәм чоры булды, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов муниципаль депутатларга мөрәҗәгать итеп. - Төзелгән, ремонтланган һәм файдалануга тапшырылган меңнән артык объектның һәрберсенә район башлыгы һәм аның командасының җаны салынган».

Марат Әхмәтов районның авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләрне аерым билгеләп үтте. Бөгелмә, 30 пунктка күтәрелеп, тулай территориаль продукт күләме буенча җиденче урында тора.

Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән район башлыгы командасына намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. СВОга ярдәм итүдә актив катнашкан бөгелмәлеләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде – 100 миллион сумнан артык 150 тоннадан артык гуманитар йөк җыелган һәм сугышчыларга озатылган.  

Линар Закиров командага, депутатлар корпусына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, туган шәһәр һәм район үсешенә җан һәм көч салган һәркемгә рәхмәт белдерде: «Сездән башка бер генә идея дә тормышка ашмас иде. Сезнең тәкъдимнәрегез һәм туган якка тугрылыгыгыз бөгелмәлеләрнең тормышын яхшырту өчен бик күп мөһим һәм әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итте», – дип билгеләп үтте ул.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы һәм Бөгелмә шәһәре мэры вазифалары Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтовка йөкләнде.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International