Алсу Нәбиева: «Казан форумының барлык чаралары арасында «Хатын-кыз карашы» трегы аерым урын алып тора»

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе, 14:04

Быел «Россия – Ислам дөньясы: Казан форумы 2025» ХVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ничек узачагы турында журналистларга бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Журналистларның сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева һәм берләшмә җитәкчесе урынбасары, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга  Воронова җавап бирде.

«Без иң әһәмиятле халыкара вакыйгаларның берсе – «Россия – Ислам дөньясы: Казан форумы 2025» XVI халыкара икътисадый форумы бусагасында басып торабыз, – диде Алсу Нәбиева ММЧ вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. – Бу форум Татарстанның визит карточкасына гына түгел, Ислам дөньясының лидер хатын-кызларын,  икътисадый һәм сәяси бурычларны хәл итүче хакимият, бизнес, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе  вәкилләрен берләштерүче халыкара абруйлы мәйданчыкка әверелде».

Алсу Нәбиева әйтүенчә, быел Казан форумында рекордлы санда катнашучылар көтелә – рәсми делегацияләрне, хакимият органнарын, бизнес, халыкара оешмалар, фәнни һәм эксперт берләшмәләре вәкилләрен дә кертеп, дөньяның 90 иленнән 20000нән артык кунак киләчәк. Быел форумның эшлекле программасында халыкара сәүдә, инвестицияләр, цифрлы трансформация, ислам банкингы, яшьләр һәм хатын-кызлар лидерлыгы, шулай ук мәдәният һәм гуманитар хезмәттәшлек мәсьәләләрен үз эченә алган 20 тематик юнәлеш буенча 130дан артык чара үткәрү планлаштырылган. 

Алсу Нәбиева Казан форумы кысаларында инде өченче ел рәттән «Мәрхәмәт-Милосердие» Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе инициативасы белән уздырыла торган «Хатын-кыз карашы»  трегы чараларына аерым тукталды.

«Форумның барлык чаралары арасында хатын-кызлар трегы аерым урын алып тора, ул бөтен дөньяның уңышларга ирешкән хатын-кызларын җыя торган матур, якты мәйданчык, – диде «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе җитәкчесе. – Бу конструктив диалог мәйданчыгы, анда актуаль мәсьәләләр күтәрелә, яңа инициативалар формалаша, уртак проектлар эшли башлый һәм төрле илләрдән хатын-кыз лидерлар арасында партнерлык килешүләре төзелә».

Алсу Нәбиева хәбәр иткәнчә, быел форум кысаларында өч көн дәвамында, 14-16 май көннәрендә, «Хатын-кыз карашы»  трегының алты төп чарасын үткәрү көтелә, шул исәптән – тантаналы ачылыш, трекның партнерларын тәкъдир итү, эшмәкәрлекне, икътисадны, матурлык индустриясен, иҗатны үстерүгә ярдәм итүче хатын-кызларның инициативаларына багышланган стратегик сессияләр. Кунакларга хатын-кыз лидерлыгының уңышлы үрнәкләре күрсәтеләчәк, шулай ук гаилә институтының киләчәк икътисадын формалаштырудагы роле турында фикер алышулар булачак.

Хатын-кызлар трегының төп чаралары арасында ул «Halal Business Woman» һәм «Halal Charity Woman» халыкара премияләрен тапшыру тантанасын атады, аның кысаларында иң яхшы хатын-кыз бизнесменнар һәм хәйриячеләр хөрмәтләнә.

«Һәр чара тәҗрибә уртаклашу, уңышлы эшләрне  тәкъдир итү һәм халыкара хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен үстерү өчен мөһим мәйданчык булачак», – дип басым ясады Алсу Нәбиева. Аның әйтүенчә, быел төрле илләрдә катнашучылар арасында 15 килешү төзү планлаштырыла. 

Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, Казан форумына теркәлү дәвам итә, быел хатын-кызлар трегында Кувейт, Марокко, Оман, Катар, Иордания, Һиндстан, Зимбабве, Камерун, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан, Кения, Гана һәм башка илләрдән вәкилләр катнашыр дип көтелә. Шулай ук «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе депутатларына Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән закон чыгару җыелышы вәкилләре дә ярдәм итәргә җыена.

Алсу Нәбиева матбугат конференциясендә катнашучыларга 2023 һәм 2024 елларда «Хатын-кыз карашы» трегын уздыруның үзенчәлекләре һәм нәтиҗәләре турында искә төшерде. 2 ел эчендә 12 эшлекле сессия узган, трек эшендә 20 илдән 83 спикер катнашкан, алар арасында – Азәрбәйҗан, Бәхрәйн, Индонезия, Камбоджа, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан, Төркия, Үзбәкстан, Мисыр, Гыйрак, Оман, Сербия, Кувейт, Кыргызстан, Беларусь, Катар, Камерун, Сүрия, Казахстан, Иран, Бразилия, Марокко һәм Россия Федерациясе. Хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерү, матурлык һәм сәламәтлек өлкәсендә бизнес оештыру, хәйрия, мәгариф, туризм өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре буенча 30дан артык килешү имзаланган.

«Безнең хатын-кыз трегы тулы бер хәрәкәткә әверелде, – дип йомгаклады сүзен Алсу Нәбиева. – Бу инициативалар туа, партнерлык ныгый һәм яңа хатын-кыз дипломатиясе формалаша торган халыкара бергәлек».

«Мәрхәмәт – Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казан форумы кунакларны кабул итүдә һәр катнашучы Татарстанның кунакчыллыгын тоярлык, чараларның бай программасыннан якты тәэсирләр алырлык шартлар тудыру мөһим булуын билгеләп үтте. 

«Иң мөһиме – республикага килүче кунакларны лаеклы каршы алу, чөнки Татарстан бөтен дөньяда кунакчыллыгы белән билгеле, – дип басым ясады Ольга Воронова журналистларга мөрәҗәгать итеп. – Депутат буларак, безнең бурыч – кунакларга Казанның һәм республиканың барлык истәлекле урыннарын күрсәтү, аларны төбәкнең төрле өлкәләрдәге, шул исәптән социаль сәясәттәге казанышлары белән таныштыру. Без Татарстанның уникаль тәҗрибәсе белән бөтен дөнья белән уртаклашырга телибез».

Матбугат конференциясен тәмамлап, Алсу Нәбиева журналистларга «Хатын-кыз карашы» трегына игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм аларны быел да Казан форумы эшендә катнашырга чакырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International