Казанда республиканың хезмәт династияләрен хөрмәтләделәр

2025 елның 1 мае, пәнҗешәмбе, 20:35

Бүген Казанда, ТР Милли китапханәсендә, республиканың хезмәт династияләрен хөрмәтләү тантанасы узды. ТР Профсоюзлар федерациясе оештырган чарага республика предприятиеләрендә гомуми хезмәт стажы йөз елларга исәпләнгән 20 гаилә вәкилләре җыелды. Хезмәт династияләрен Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Дәүләт Советы депутаты, Казан дәүләт казна дары заводы генераль директоры Александр Лившиц һәм республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләде. 

"Гаилә учагының җылысын һәм гаилә традицияләрен саклый белүегез өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Гаилә институты һәрвакыт үзгәреп торырга тырыша. Әмма без Россиядә, Татарстанда гаиләләрнең аларда туган матур балалар һәм хезмәт традицияләре белән көчле булуын төгәл беләбез", – дип билгеләп үтте ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Сәхнәгә Татарстанның 20 династиясе вәкилләре күтәрелде. Алар арасында Казан дары заводы вәкилләре дә бар, анда 236 ел эчендә 160тан артык хезмәт гаиләсе оешкан. Бүген бүләкне нәсел башы Григорий Моисеев булган династия алды. Ул 1882 елда, ә аның хатыны Пелагея – 1885 елда туган. Гаилә заводта XIX гасырда эшли башлаган. Өч уллары Бөек Ватан сугышында катнаша, алардан бары берсе генә әйләнеп кайта һәм гаилә эшен дәвам итә.

«Династияләр – ул предприятиенең нигезе. Ата-бабалардан тапшырылган гаилә кыйммәтләре – киләчәк уңышның нигезе», – дип басым ясады Александр Лившиц. Аның сүзләре хезмәт традицияләренең бәясен ишетеп кенә белмәүчеләрнең йөрәкләрендә яңгыраш тапты.

Бүген төрле һөнәр ияләрен – укытучыларны, нефтьчеләрне, медикларны, энергетикларны хөрмәтләделәр. Гомуми педагогик стажы 500 елга якынлашып килүче Габдрахмановлар династиясе һөнәргә мәхәббәтнең буыннан-буынга күчүен күрсәтте.

Әлмәт нефтьчеләре Капитоновларның тарихы да кызыклы, аларда гаиләнең 36 әгъзасы тармакта 724 ел эшләгән. Династиягә  нефтьне комплекслы әзерләү һәм суырту цехы ветераны Татьяна Капитонова нигез сала. Бүген Капитоновлар династиясендә 76 кеше исәпләнә: 20 бала, 40 онык һәм 11 оныкчык. Күпләр нефть чыгаруда эшләвен дәвам итә.

Колесниковлар-Клюшкиннар гаиләсе – медицина династиясе үрнәге, анда берничә буын табиблар булып эшли. Династиягә нигез салучылар – Татьяна Германовна һәм Аркадий Николаевич – бүген балалары һәм оныклары дәвам иткән кешеләргә ярдәм итү традицияләренә нигез салганнар. Аркадий Николаевич 1992 елга кадәр хирург һәм ашыгыч ярдәм табибы булып эшләгән. Татьяна Германовна 35 елын 6 нчы Биохимия лабораториясендә эшләүгә багышлаган, ә аннары 16 ел Казанның Садыйков исемемндәге 7 хастаханәсендә эшли . Аларның балалары медицинаның төрле юнәлешләрендә эшлиләр.

Кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева Беренче Май белән котлады. Ул хезмәт династияләренең һәм республика предприятиеләре хезмәткәрләренең мөһим ролен ассызыклады. Елена Кузьмичева оешма җитәкчеләренә, хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә, бигрәк тә туганнары махсус операциядә катнашучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Елена Кузьмичева шулай ук «Фидакарь хезмәт – җиңү гарантиясе» Бөтенроссия акциясе турында сөйләде. «Бүген, сугыш елларындагы кебек үк, безнең заводлар һәм фабрикалар уртак җиңү өчен эшлиләр, – дип билгеләп үтте ул. – Без тынычлыкка ышанабыз һәм шуның өчен бөтен көчебезне куячакбыз».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International