Депутатларның округларда эшчәнлеге

2025 елның 3 мае, шимбә, 11:55

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларда катнашты.

30 апрельдә Җиңү көне алдыннан социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Бөек Ватан сугышы ветераны, камалыштагы  Ленинград кешесе Марианна Селиванова белән очрашты һәм аны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады. Марианна Борисовнаның язмышы катлаулы. Яшь булуына карамастан, Ленинград камалышы вакыйгалары хәтерендә мәңгегә уелып калган. Ул 1937 елның 15 маенда Ленинградта туа. Шәһәрне азат иткәннән соң Свердловск сәүдә техникумын, алга таба - Ленинград совет сәүдәсе институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген красновишер леспромхозында товар белгече булып башлый. 1972 елда Яр Чаллыга күчеп килә. 1972-1974 елларда сәүдә буенча инспектор, аннары Чаллы шәһәр Сәнәгать сәүдәсенең «кием» кибете директоры булып эшли. "Марианна Борисовна шәһәрдә һәм районда уздырыла торган чараларда актив катнаша. Яшьләргә хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүдә актив эш алып бара. Ел саен «Җиңү диктанты " халыкара акциясендә катнаша, - дип билгеләп үтте аның турында Светлана Захарова.

30 апрельдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан бүлегендә булды. Анда ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашты һәм аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Очрашу барышында депутат Казанда нинди бәйрәм чаралары узачагы турында сөйләде: Ветераннар йорты янында парад, Җиңү парады, Үлемсез полк, коллективлар һәм республиканың атказанган артистлары катнашында концертлар узачагын әйтте. Очрашуда халыкка социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Начар күрүче кешеләрне уңайлы мохит һәм социаль фонд эше кызыксындыра, самокатларның  тротуарлардан йөрүе аларны аеруча борчый. Барлык сораулар буенча да алга таба эшлиячәкбез, - диде депутат. Очрашу азагында җәмгыятьнең барлык катнашучыларына һәм ветераннарына Ольга Воронова «Нәфис»хәйрия фондыннан бүләкләр тапшырды.

30 апрельдә Дәүләт Советы депутаты Алексей Созинов Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Салиховны һәм концлагерь тоткыны Шарлотта Коневаны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Депутат  сугыш чорындагы авыр сынаулар алдында калып, илне торгызуга зур өлеш кертүчеләрне ныклык, батырлык һәм тормышка мәхәббәт уятучылар үрнәге дип атады. "Ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим!"- диде Алексей Созинов очрашуда катнашучыларга.

30 апрельдә Дәүләт Советы депутатлары Александр Лившиц, Эдвард Абдуллаҗанов, Владимир Вавилов, Айрат Сафин, Артур Абдулҗанов Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонковның барлык дәрәҗәдәге депутат активы белән очрашуында катнаштылар. Чара барышында агымдагы 2025 елга уртак планнар турында фикер алыштылар, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны, депутатларның шәһәр һәм район чараларында катнашуына игътибар иттеләр.

30 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Евгений Солтанов гражданнарны кабул итте. Очрашу вакытында Казанда яшәүчеләрнең берсе парламентарийга гадәти булмаган үтенеч белән мөрәҗәгать итте — үз музыкаль проектын тормышка ашыруда ярдәм итүне сорады.

29 апрельдә торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Татарстанның Чүпрәле районында «Җиңү поезды»н каршы алды. «Борындык» тимер юл станциясе составның Горький тимер юлындагы тукталышларының берсенә әверелде. Чарада ветераннар, СВОда катнашучылар, яшь армиячеләр, «алдынгылар хәрәкәте» активистлары һәм җирле халык катнашты. Вакыйга кысаларында Кече Чынлы авылыннан орденлы тимер юлчы Зыятдин Арсланов һәйкәленә чәчәкләр салу, илнең магистральләрендә хезмәт куйган Советлар Союзы Геройлары хөрмәтенә «тимер юлчыларның Үлемсез полкы» йөреше, Хәтер аллеясына нигез салу — җиңү яулаучыларга мәңгелек рәхмәт символы буларак чыршы утырттылар, шулай ук 2045 елда булачак - Җиңүнең 100 еллыгына киләчәк буыннарга юллама белән вакыт капсуласы салынды.

29 апрельдә Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү үзәгендә гражданнарны кабул итте, очрашу барышында халык тормышның төрле өлкәләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр каралды.

29 апрельдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов Азнакай районына эш сәфәре кысаларында гражданнарны кабул итте, район җитәкчелеге белән очрашты, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

29 апрельдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Нурлат шәһәрендә волонтерлар һәм мәктәп укучылары белән очрашты. Депутат шәһәрнең Мәдәният сарае фойесында урнашкан волонтерлык инициативалары мәйданчыгында булды, анда волонтерлар СВОның беренче көннәреннән  фронтка, хәрбиләргә ярдәм итүләре турында сөйләде.  Алар маскировка ятьмәләре, плащ-палаткалар, медицина носилкалары, безнең сугышчылар өчен окоп шәмнәре ясый.  «Хәрби кардәшлек» иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән бергә Рәсим Баксиков СВО катнашучылар белән очрашты, алар хәзер кыска вакытлы ялда. Сугышчылар алгы сызыкка барулары турында сөйләделәр Шул ук көнне Рәсим Баксиков батырлык дәресе үткәрде, анда үзенең сугышчан юлы турында сөйләде һәм «Алеша»танкы турындагы истәлекле вакыйгалары белән уртаклашты.

29 апрельдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Яр Чаллыда тыл хезмәтчәне Сафия Шәехованы якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Аңа бүләк һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырды. Сафия Шәехова 1929 елда Актаныш районының Табаклыкүл авылында туа. Сугыш елларында әле бала булса да, колхозда хезмәт итә. Авыл халкы өчен беренче «сугышчан» сынау булган 1941 елгы урып-җыю эшләре аның хәтерендә аеруча уелып калган. Ул чакта иң зур авырлыкны ирләрен һәм әтиләрен алмаштырган хатын-кызлар һәм яшүсмерләр үз җилкәләрендә күтәрергә мәҗбүр була. Сафия Шәехова «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. Ветераннарны котлау өчен депутат Руслан Нигъмәтуллин үз электротехника округына кергән балалар оешмалары белән берлектә ватанпәрвәрлек проекты оештырды. 31 нче мәктәп укучылары чыгышлар (шигырьләр, сугыш еллары җырлары ике телдә) әзерләгән. «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр ветераннарга кулдан эшләнгән әйберләр тапшырды.

29 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган тантаналы чаралар кысаларында Казан дәүләт энергетика университетында беренче тапкыр Җиңү Парады узды. Масштаблы вакыйганың башлап йөрүчесе - Дәүләт Советы депутаты, КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов. Җиңү Парадының мактаулы кунаклары булып Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссары урынбасары, подполковник Дмитрий Скобельников, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның оныгы Ирина Девятаева, КДЭУ студенты — махсус хәрби операциядә катнашучы һәм Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Никитин, шулай ук подполковник, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, «сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итү» кафедрасы доценты Леонид Доломанюк, 5561 нче хәрби часть һәм КДЭУ ветераннары.

"Без Бөек Җиңүгә Советлар Союзы халыклары бәрабәренә ирештек. Миллионнарча гомер, искиткеч зур хезмәт һәм гаҗәеп батырлык бу. Без үзебезнең каһарман бабаларыбыз алдында түбәнчелек белән баш иябез”, диде депутат.

28 апрель көнне Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров СВОда катнашучыларның гаиләләре һәм хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүче волонтерлар өчен экскурсия оештырды. Зәйлеләр Әлмәтнең истәлекле урыннарында булдылар. Төркем составына һәлак булган сугышчыларның әниләре, шулай ук маскировка челтәрләрен үрү цехыннан волонтерлар керә. "Безнең хатын-кызлар көн саен масксеть үрәләр, сугышчылар өчен посылка әзерлиләр. Дәүләт Советы депутаты 15 кешедән торган делегациягә уңайлы сәфәр өчен автобус бирде.  Чарада катнашучылар «Алсу» оек фабрикасында булдылар, анда продукция җитештерү белән таныштылар.

28 апрельдә Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Тукай районы Советының 57нче утырышында катнашты, анда Татарстанда кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау мәсьәләләре каралды, муниципаль депутатлар Тукай районы контроль-хисап палатасының 2024 елдагы эшчәнлеге турында чыгыш тыңладылар, шулай ук балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын һәм мәшгульлеген тәэмин итүгә кагылышлы планнар турында фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International