Депутатлар округларда

2025 елның 7 мае, чәршәмбе, 16:15

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларда катнашалар: ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар, «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясен башлап җибәрүдә һәм «Хәтер бакчасы»н утырту буенча халыкара экологик-патриотик акциядә катнаштылар.

7 майда Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Ленинград блокадасында яшәгәннәргә куелган һәйкәл янында Җиңү көненә багышланган тантаналы Хәтер һәм Дан митингында катнашты. Ветераннар катнашындагы әлеге чара Казанның Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта узды. Депутатлар, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, Совет районы башкарма комитеты җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, педагоглар һәм мәктәп укучылары һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.

7 май көнне Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев һәм Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Җәлил бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, 97 яшьлек Габделәхәт Исмәгыйлев янына бардылар. Ул 1927 елның 4 ноябрендә Азнакай районының Буралы авылында туа. 1944 елда хәрби хезмәткә алына,  48 нче чик буе отрядында хезмәт итә. 1951 елда демобилизацияләнә. «Германияне җиңгән өчен» медале һәм башка бүләкләр белән бүләкләнгән. Өйгә кайткач, озак еллар "Азнакайнефть"идарәсендә бораулаучы булып эшли. Кунаклар Бөек Ватан сугышында катнашучыны Җиңү көне белән котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.   

7 майда  А М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында махсус билгеләнештәге ике яңа катер корпусына нигез салу тантанасы булды. Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов катнашында узган әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. Завод 2008 елдан башлап мондый типтагы суднолар төзелеше белән танылган, шул вакыт эчендә предприятие дәүләткә тиешле проектның 13 берәмлек техникасын җибәргән. Шул ук көнне завод мәйданында легендар «Калюжный» бронекатеры янында предприятие ветераннарын хөрмәтләделәр. Сугыш елларында 2800 завод кешесе фронтта сугышкан, ә 4000е тылда хезмәт иткән. Депутат Ренат Мистахов хезмәт ветераннарының Җиңүгә керткән өлешләренең әһәмиятен ассызыклады һәм заводта эшләүчеләрнең бер максат — дошманны ничек булса да җиңү максаты белән эшләвен билгеләп үтте. «Алар безнең илне тынычлык һәм иминлек  белән тәэмин итү өчен өч кеше өчен эшләделәр", – диде депутат.

6 майда Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов катнашында Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар йөк китерелде.    Аны Кырым Республикасында һәм Севастополь шәһәрендә Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге белән берлектә "Ярдәм янәшә" республика хәрәкәте активистлары оештырды. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән депутат Ринат Фазылов Бөек Ватан сугышы ветераннарына ике мең бүләк – азык-төлек җыелмалары һәм вакытлыча урнашу пунктларында торучы Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен Татарстан халкы җыйган гуманитар йөкне җибәрүне оештырды.

6 майда Дәүләт Советы депутаты Айрат Сафин 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Варламов янына барды. Ул күп еллар «Казаноргсинтез»заводында эшләгән. Сугыштан соң дәүләт куркынычсызлыгы органнарында хезмәтен дәвам итә, Латвияне торгызуда катнаша. «Казаноргсинтез» предприятиесенә 1974 елда килә, анда слесарь булып эшли, профессиональлеге белән хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый. Айрат Сафин ветеранга хезмәте өчен рәхмәт белдерде, истәлекле бүләкләр тапшырды, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. "Сезнең җиңүгә һәм илне торгызуга керткән өлешегез – ул безнең бүген булган бөтен нәрсәбез торган нигез. Без сезнең белән горурланабыз! Җиңү көне белән!"– диде Айрат Сафин.

5 майда Тукай районында Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев район җитәкчелеге, тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булган геройларның гаилә әгъзалары, Новотроицкий мәктәбе коллективы һәм укучылары белән берлектә «Хәтер бакчасы»  халыкара экологик-патриотик акциядә катнаштылар.

5 майда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге активистлары белән бергә «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясен башлап җибәрүдә катнашты. Патриотик акция 2025 елның 1 маеннан 9 маена кадәр бөтен ил буйлап уза һәм безнең азатлыгыбыз һәм тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү булып тора. "Бу акция – буыннар арасында күпер. Без ата-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерәбез.  Һәр рәсем, һәр символ – аларның батырлыгы өчен рәхмәт», – дип билгеләп үтте Рәсим Баксиков. 

5 майда Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин нацистлар концлагереның элеккеге тоткыны Софья Вельтман янына барды һәм аны якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлады.  «Батырлык турындагы хәтер һәм тыныч киләчәк – без аларны сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш", - дип белдерде депутат.

3 майда Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Әнисә Таймасова янына барды. 31 нче мәктәп укучылары һәм «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр депутат белән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлау әзерләгәннәр иде. Укучылар шигырьләр укыдылар һәм сугыш еллары җырларын башкардылар.  Әнисә Таймасова 1932 елда Сарман районының Холодная поляна авылында күп балалы гаиләдә туа. Әти фронтка китә һәм әйләнеп кайтмый.  Ачлык һәм куркыныч булуга карамастан, балалар укуларын дәвам иткәннәр. Яздан көзгә кадәр басуда эшлиләр: утыртуда, утауда, урып-җыюда, ашлык төяп җибәрүдә катнашалар. Сугыштан соң Әнисә Таймасова Алабуга педагогия училищесына укырга керә. 40 елдан артык Алабуга, Әлмәт һәм Яр Чаллы мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Ул "Халык мәгарифе отличнигы". Ире белән ике ул һәм бер кыз үстерәләр.Руслан Нигъмәтуллин Әнисә Таймасовага республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк тапшырды һәм Дәүләт Советы депутатлар корпусы һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлады.

1 майда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Аксубайга эш сәфәре барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов белән бергә Аксубайда яшәүче, Германиядә хәрби хезмәт узган, районның Мактаулы гражданы Николай Янилкинны котлады. Хәрби хезмәтне ветеран Германиядә элемтә гаскәрләрендә үтә. Укуын тәмамлагач Иске Тимошкин мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшли башлый. 1954 елдан Аксубай урта мәктәбендә башлангыч хәрби әзерлек, физкультура, тарих укыта. Сыйныф җитәкчесе, сыйныфтан тыш, мәктәптән тыш эшне оештыручы, мәктәпнең завуч, мәктәпнең партия оешмасы секретаре, РК КПСС пропагандисты, профорг була. Пенсиягә чыккач, Николай Янилкин биш ел дәвамында Тормыш иминлеге нигезләрен укыта, район ветераннар советы составына керә. 

1-2 майда Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм  илтте. Депутат «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз - 16» төркеме волонтерлары белән Донецк Халык Республикасында һәм Запорожье өлкәсендә булды. Яр Чаллыда җыелган гуманитар йөкне озата барды. Егерме тонналы фураны сугышчылар соравы буенча җиһазлар, төзелеш материаллары, медикаментлар, азык-төлек һәм шәхси посылкалар белән комплектлаганнар иде. Депутат хәрби частьләр командованиесе белән аралашты, киләсе йөкләрне оештыру өчен ихтыяҗны бәяләде. "Елдан артык  күрешмәгән кешеләр белән очрашуга шат идем. Инде булмаганнар турында сөйләгәндә хис-кичерешләрне тыеп тору кыен. Сугыш елдан-ел үзгәрә бара", – дип билгеләп үтте Руслан Нигъмәтулин.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International