Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты Курск өлкәсенә гуманитар йөк алып килде

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе, 21:34

Җиңү көне алдыннан Татарстаннан Курск өлкәсенә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 2 меңгә якын бүләк җибәрелде. Республиканың 70 волонтеры тырышлыгы белән җыелган бүләк тартмаларында азык-төлек, тәм-томнар һәм көнкүреш товарлары бар.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» һәм «Здоровое Отечество» төбәк бүлеге вәкилләре ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен шәхсән үзләре котлап йөрделәр.

Моннан тыш, сәфәр кысаларында Яшьләр парламенты Чаллы шәһәреннән сугышчылар өчен гуманитар ярдәм – Экология,  сәламәтлек саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча комиссия рәисе Архипов Станислав инициативасы буенча D13 детейлингы ярдәмендә сатып алынган Лада 2114  автомобиле алып барды. Автомобиль йокы капчыклары һәм башка кирәк-ярак товарлар белән тулган иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International