Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре - тау чаңгысы спорты буенча ТР Президенты кубогында

2020 елның 2 марты, дүшәмбе, 14:36

1 мартта «Зөя  калкулыклары» курорт шәһәре базасында Татарстан Республикасы Президенты Кубогына тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча III фестиваль узды. Ярышларда республиканың  дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, спорт оешмалары коллективларынан командалар,  150 дән артык кеше катнашты. Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Игорь Григорьев һәм Сафия Гәрәева дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзы командасы составында чыгыш ясадылар.

Ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы порт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Россия сноуборды федерациясенең беренче вице-президенты Наталья Подоровская сәламләде.

"Традиция буенча Кубокта үзләре спорт белән  шөгыльләнә һәм хезмәттәшләрен дә сортка җәлеп итә торган командалар җыела.  Бу ярышлар сәламәтлек өчен файдалы булудан тыш сезгә ял көнен матур итеп үткәрергә дә мөмкинлек бирер дип ышанам. Мондый турнирларны уздыру өчен республикада барлык шартлар да тудырылган», - дип билгеләп үтте Хәлил Шәйхетдинов.

"Казанда оештыручылар бик тырышканнар – яхшы һава шартларына да заказ биргәннәр, безнең катнашучыларга стартка чыгу мөмкинлеге булсын өчен барлык шартларны да тудырганнар. "Зөя калкулыклары”нда ярышлар һәрвакыт югары дәрәҗәдә уза. Мин шул кадәр кешенең мондый стартларга чыгу өчен  вакытын һәм мөмкинлеген табуына бик шат ", - диде Наталья Подоровская.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International