Волейбол, иң массакүләм һәм һәркем файдалана алырлык спорт төре буларак, республикада яңа үсеш дәрәҗәсе алды, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

2020 елның 3 марты, сишәмбе, 16:33

Бүген Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында Татарстан Волейбол федерациясенең хисап конференциясе узды. Утырышны федерация президенты, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Фәрит Мөхәммәтшин, волейболның, иң массакүләм һәм һәркем шөгыльләнә  алырлык спорт төре буларак, республикада көннән-көн киңрәк таралуына игътибарны юнәлтте. Бу өлкәгә Татарстан Президенты, республика шәһәрләре һәм районнары башлыклары тарафыннан тиешле ярдәм күрсәтелә. Әмма, ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, алга таба үсеш өчен кулланылмаган мөмкинлекләр бар әле.

Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында ветераннар, атаклы тарихи шәхесләр истәлегенә волейбол турнирлары үткәрергә тәкъдим итте. Моннан тыш, республика парламенты башлыгы әйтүенчә, муниципалитетларда волейболны үстерү буенча уңышлы тәҗрибәне тиражлау өчен танылган уенчылар, "Зенит-Казан" һәм "Динамо-Казан" волейбол командалары тренерлары белән очрашулар уздырырга мөмкин булыр иде.

Волейбол республикада күптән инде иң популяр спорт төренә әверелде. Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, бүген 38 меңнән артык татарстанлы волейбол белән шөгыльләнә. Ул республика бюджетыннан матди ярдәм нәтиҗәсендә тренерлар эшенең абруен күтәрүгә ирешелүенә игътибар итте. Министр «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» волейбол клубларының әйдәп баручы уенчылары алдагы Олимпия уеннарында катнашу өчен волейбол буенча ил җыелма командасының киңәйтелгән исемлегенә кертелгән булуына басым ясады, бу Татарстанда әлеге спорт төренең үсеш дәрәҗәсе турында сөйли.

Федерациянең 2019 елда эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турындагы доклад белән федерациянең башкарма директоры Мансур Кәримов чыгыш ясады. Ул федерация эшенең, беренче чиратта, республика халкы арасында волейболны популярлаштыруга юнәлтелүен әйтте. Татарстан Республикасында 2022 елга кадәр волейболны үстерү концепциясе Федерация эшчәнлеге өчен программалы документ булып тора, диде ул.  

"Уенның популярлыгы арту, мәйданчыкларны җиһазлау белән бер үк вакытта яшь кадрлар тәрбияләү, аларга физкультура белемен бирү, остазлар җитәкчелегендә тренерлык осталыгын арттыру, югары һөнәри дәрәҗәдәге студентлар кадрларын тәрбияләү мәсьәләләре дә актуальлеген югалтмый», - дип билгеләп үтте ул.

Федерация башкарма директоры сүзләренә караганда, балалар-яшүсмерләр волейболын үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Әмма Бөтенроссия ярышларында Татарстанның балалар командалары тотрыклы рәвештә югары нәтиҗәләр белән мактана алмыйлар, диде ул. Шуңа бәйле рәвештә федерация җитәкчелеге балалар тренерларының квалификациясен күтәрү буенча яңа программаны эшләтеп җибәрергә карар кылынган. Мансур Кәримов шулай ук тренерларны матди яктан кызыксындыру мәсьәләсенә дә игътибар итте.

Мансур Кәримов һөнәри, ветеран, студентлар, пляж, шулай ук авыл районнары һәм сәнәгать предприятиеләре арасында волейболны үстерүдәге уңышлы һәм проблемалы мәсьәләләр турында сөйләде.

«Республикада кар өстендә волейбол уены үсеш алды, ул дөньяда популярлык казанды һәм якын арада олимпия спорт төре статусын алырга мөмкин», - дип хәбәр итте чыгыш ясаучы. Узган ял көннәрендә Казан Кремле диварлары янында кар өстендә волейбол буенча бөтенроссия турниры зур уңыш белән узуын әйтте.

Федерациянең студентлар волейболы комитеты рәисе Эдуард Можаев билгеләп үткәнчә, Әрмәнстанда узган Европа чемпионатында ир-атлар җыелма командасы икенче урынны яулаган, ә хатын-кызлар җыелма командасы җиңүгә ирешкән.

Татарстан Республикасында «Мәктәп волейбол лигасы» проектын гамәлгә ашыру турында аның кураторы, ТР Волейбол федерациясе вице-президенты, "Зенит-Казан" ВК директоры Олег Брызгалов сөйләде. Исегезгә төшерәбез, BISPO AWARDS спорт бизнесы өлкәсендәге бәйсез премия комитеты ТР «Мәктәп волейбол лигасы»н "Һәвәскәр спортта иң яхшы вакыйга. Уен төрләре" номинациясендә иң яхшысы дип таныды. Бу уникаль проект, аның аналоглары илнең башка бер генә төбәгендә дә юк.

Олег Брызгалов сүзләренә караганда, быел Лигада катнашу өчен 642 мәктәптән гаризалар кабул ителгән, ярышларда катнашучылар сыйфатында 15 мең бала теркәлгән. Олег Брызгалов шул ук вакытта  8 районның (Апас, Теләче, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Чистай, Тукай, Кама Тамагы, Лаеш) бер генә мәктәп этабын да уздырмавына игътибарны юнәлтте.

 "Турнирны хәрәкәтләндерүче төп көче - физкультура укытучысы. Кызыксындыру чараларының җитәрлек булмавы, заманча волейбол белемнәренең җитеп бетмәве, мәктәп җитәкчелеге тарафыннан ярдәм булмау - ярышлар уздыруның бу этабында кешенең аз һәм сыйфатның түбән булуына китерә. Безгә проектның белем өлешен арттырырга, бу эшкә спорт мәктәпләре тренерларын җәлеп итәргә, мәктәп эчендәге этапта белем бирү учреждениеләрен бүләкләү практикасын дәвам итәргә һәм муниципалитетларга Мәктәп волейбол лигасына әзерлек кысаларында өстәмә эш өчен физкультура укытучыларына өстәмә түләүләр кертергә кирәк ", - дип тәкъдим итте Олег Брызгалов.

Утырышка нәтиҗә ясап, Фәрит Мөхәммәтшин  әлеге утырышта катнашучы ТР югары уку йортлары ректорларына рәхмәт белдерде. Дәүләт Советы Рәисе волейболның тәрбияви функциясен билгеләп үтте - уен яшь кешеләрнең физик һәм рухи үсешенә генә ярдәм итеп калмый,  ук деструктив көчләрнең тискәре йогынтысыннан саклый.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе һәм КНИТУ-КАИ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Шулай ук республиканың иң яхшы районнарына һәм шәһәрләренә волейбол тренерларына, судьяларга һәм ветераннарга 2019 елда массакүләм волейболны үстерүгә керткән хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International