Фәрит Мөхәммәтшин туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе, 08:02

Бүген Россия һәм халыкара абруйга ия булган, утыз елдан артык Татарстан парламентын җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшин үзенең туган көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан Дәүләт Советы Рәисенә котлау телеграммалары килә.

Парламент җитәкчесен беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.  

"Яңа чакырылышта депутат хезмәттәшләрегез сезгә кабат республика парламентында рәислек вазифасын ышанып тапшырдылар, бу сезнең искиткеч идарә, һөнәри һәм шәхси сыйфатларыгызның тагын бер дәлиле, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов котлау телеграммасында. - Сезнең ныклы абруегыз, шулай ук көчегезне тулысынча куеп югары дәрәҗәдә эшли белүегез Татарстан депутатлары корпусының бердәм һәм нәтиҗәле эшенең ышанычлы нигезе булсын».

Республика Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга барлык эшләрендә уңышлар һәм максатларга ирешү, нык сәламәтлек һәм киләчәктә дә күңел күтәренкелеге теләде.

Котлау телеграммалары Россия субъектларның закон чыгару органнары, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләреннән, Россия Федерациясе төбәкләре башлыкларыннан, РФ Федераль Җыены Дәүләт думасы депутатларыннан, чит дәүләтләрнең Казанда аккредитацияләнгән дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләреннән килә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International