Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммасы юллады

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе, 09:19

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга туган көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

  "Сайлаучылар мәнфәгатьләрен кайгыртып, хокукый базаны камилләштереп, Сез Татарстан Республикасының икътисады һәм социаль өлкәсе үсешен законнар белән тәэмин итәсез, - диелә федераль парламентның түбән палатасы җитәкчесенең котлау телеграммасында, - гражданнарны борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә өлеш кертәсез".

Вячеслав Володин Фәрит Мөхәммәтшинга нык сәламәтлек һәм эшендә уңышлар теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International