Игорь Комаров Фәрит Мөхәммәтшинны туган көне белән котлады

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе, 14:06

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга туган көне уңаеннан котлау телеграммасы юллган.

"Сез – принципиаль һәм җаваплы җитәкче, игътибарлы һәм ярдәмчел кеше,  Россия Федерациясенең аерылгысыз өлеше булган Татарстанның уңышлы үсешенә, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм икътисадый тотрыклылыкны ныгытуга зур шәхси өлеш кертәсез, – дип басым ясый Игорь Комаров. –  Сезнең алда сәнәгать һәм социаль өлкәне үстерү, бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру, төбәк һәм ил өчен мөһим инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру буенча катлаулы бурычлар тора".

Фәрит Мөхәммәтшинга Татарстан халкы файдасына  башкарган эшендә уңышлар теләп, Игорь Комаров республика парламенты башлыгына, тәҗрибәле җитәкче һәм татарстанлыларның ни белән яшәвен яхшы белгән кеше буларак, билгеләнгән планнарны тормышка ашырачагына ышануын белдергән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International