«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары Татарстанда мәгариф мәсьәләләре һәм балаларның җәйге ялын оештыру буенча кайнар линия үткәрә

2025 елның 26 мае, дүшәмбе, 13:06

28 майда республикада «хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар телефон линиясе эшләячәк. Татарстанлылар балалар бакчаларына, мәктәпләргә, югары уку йортларына һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итүгә   кагылышлы сорауларын шалтыратып бирә алачак.   

Халык мөрәҗәгатьләренә Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты белгечләре белән берлектә профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирәчәк.

Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(960)049-68-14 (WhatsApp сораулары өчен).

Мөрәҗәгатьләр сәгать 10:00 нан алып 14:00 гә кадәр кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International