Рәсим Баксиков эш сәфәре белән Еврей автономияле өлкәсендә

2025 елның 28 мае, чәршәмбе, 17:07

Россия Герое, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков Донецк Халык Республикасыннан «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының хәрби хәрәкәтләр ветераннары делегациясе составында эш визиты белән Еврей автономияле өлкәсенә барды, анда ул Донецк Халык Республикасы башлыгы администрациясе ярдәме белән, “Ватанны саклаучылар”  фонды филиалы тәкъдиме белән оешкан «Сәлам, Россия!” проектында катнаша.

Проектта катнашучылар - Донбасс геройлары. Алар инде илебезнең 20дән артык төбәгендә булган, анда яшьләр белән очрашулар уздыралар, ни өчен Ватанны якларга карар кабул итүләре турында сөйлиләр.

"Сәфәрдә «Геройлар Аллеясы» на туктадык һәм якташларыбыз Дамир Исламов һәм Дамир Гыйлемханов исемнәре язылган мемориаль такталарны күрдек. Бу безнең егетләрнең батырлыгы турында монда да, Еврей автономияле өлкәсендә дә белүләрен күрсәтә, һәм бу зур горурлык", - диде Рәсим Баксиков.

Эш сәфәре кысаларында СВО ветераннарының төбәк ассоциациясе һәм «Руки ангелов» волонтерлар төркеме әгъзалары белән очрашулар булачак. Моннан тыш, делегация әгъзалары В.И. Пеллер исемендәге үзәктә булачак һәм батырлык дәресләре үткәрәчәкләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International