Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында моношәһәрләргә дәүләт ярдәме мәсьәләләре каралды

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе, 14:54

Бүген Түбән Камада, «Сибур» компаниясенең «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе базасында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы узды, анда парламентарийлар республикада моношәһәрләргә дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турындагы республика канунына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Комитетның күчмә утырышы «Сибур» компаниясенең административ корпусында узды.

Утырышны ачып, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов предприятиенең инновацион мәйданчыкларын тәкъдир иткән өчен Түбән Кама нефть химиясе  җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Җитештерү мәйданчыклары һәм «Сибур»ның гаять зур ярдәме белән Татарстан предприятиесен технологик яктан алга җибәрергә мөмкинлек бирә торган өр-яңа объектлар төзелеше белән танышу барышында без Түбән Кама шәһәре мисалында моношәһәрләрне үстерүгә дәүләт ярдәме программасы потенциалына тагын бер кат инандык», – диде ул.

Түбән Кама мисалында моношәһәрләргә дәүләт ярдәменең төп инструментларын һәм механизмнарын камилләштерү турында профильле комитет утырышында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов сөйләде. «Татарстанда моношәһәрләр исәбенә Яшел Үзән, Яр Чаллы, Кама Аланы, Менделеевск, Алабуга, Чистай һәм Түбән Кама керә. Аларда 47,6 меңнән артык эш урыны булдырылган, 16,9 мең кече һәм урта предприятие теркәлгән, – дип билгеләп үтте Ленар Әхмәтов. – Моношәһәрләрне үстерү өчен «ВЭБ. РФ»  дәүләт үсеш корпорациясенә ярдәм чаралары кулланыла. Татарстан Республикасының инфраструктура проектларына финанс ярдәменең гомуми суммасы 6,6 млрд сумнан артыграк, шул исәптән «ВЭБ. РФ»  акчалары исәбенә – 4 млрд сум, шулардан 0,8 млрд сумы Түбән Камада инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү һәм файдалануга тапшыру чараларын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән».

Моношәһәрләргә ярдәм итүнең тагын бер ысулы буларак Ленар Әхмәтов моношәһәрләрдә алгарышлы үсеш территорияләре булдыруны атады. Проект инвесторлар өчен аеруча кызыклы, чөнки АҮТ резидентларына зур ташламалар һәм преференцияләр бирелә.

2016 ел башыннан республикада Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән һәм Менделеевск моношәһәрләре территорияләрендә 5 АҮТ төзелгән.

АҮТ резидентлары өчен берничә салым преференциясе каралган, шул исәптән табышка салым ставкасы түбәнәйтелгән, оешмалар мөлкәтенә салым түләүдән һәм җир салымыннан азат ителгән, шулай ук гадәти тәртиптә түләнә торган 30% урынына 7,6% күләмендә иминият кертемнәре тарифлары түбәнәйтелгән.

Хәзерге вакытта Татарстанда алгарышлы үсеш территорияләрендә 145 резидент теркәлгән, аларның проектларын гамәлгә ашыру 2024 елда моношәһәрләр икътисадына 14,2 млрд сумнан артык инвестицияләр кертергә һәм 2,7 мең яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек биргән. Резидентларның табышы 186,5 млрд сум тәшкил иткән.

Ленар Әхмәтов әйтүенчә, «Түбән Кама» АҮТ резидентлары булып 20 компания тора, 2025 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча алар тарафыннан инвестицияләнгән акчалар күләме 8,2 млрд сум тәшкил иткән, капитал салулар күләме – 6,1 млрд сум, 1541 эш урыны булдырылган.

«Шуның белән бергә моношәһәрләрне социаль-икътисадый үстерүнең кайбер гомуми актуаль мәсьәләләрен һәм проблемаларын хәл итүне, аерым алганда, моношәһәрләргә икътисадый һәм социаль преференцияләр яисә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары алырга мөмкинлек бирә торган хокукый механизмны ныгытуны таләп итә, – дип билгеләп үтте Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. – Алар инфраструктураның, барыннан да элек, коммуналь инфраструктураның нык тузуы, квалификацияле кадрлар кытлыгы, социаль-икътисадый хәлнең система барлыкка китерүче предприятиеләр эшчәнлегенә бәйлелеге проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирер иде».

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, комитет рәисе Рәгать Хөсәенов, депутат Марат Галиев агломерацияләр составында моношәһәрләрне үстерүне планлаштыру кирәклегенә игътибар иттеләр һәм алгарышлы үсеш территорияләре, сәнәгать һәм индустриаль парклар турындагы законнарны камилләштерү эшен дәвам итәргә әзер булуларын белдерделәр.

Профильле комитет әгъзалары шулай ук дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турындагы республика законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Документ белән Татарстан дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыруны мәгълүмати тәэмин итүне регламентлый торган корреспондент үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International