Фәрит Мөхәммәтшин хоккей буенча «Дуслык кубогы» Бөтенроссия турнирында катнашучыларны сәламләде

2025 елның 30 мае, җомга, 11:43

Бүген Казанның Спорт сараенда алкалы хоккей буенча «Дуслык кубогы» Бөтенроссия турниры ачылды. Төрле милләт һәм конфессия вәкилләрен берләштергән турнир милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән. Хоккейчыларны һәм җанатарларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

«Безнең республикада Дуслык кубогын уздыру инде күркәм традициягә әверелде, быел турнир инде дүртенче мәртәбә ачыла, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – елдан ел катнашучылар саны арта, һәм бүген аренада да спортчылар күп. Барыгызга да уңышлар телим. Спорт – ул спорт, биредә җиңүчеләр бар, җиңелүчеләр дә бар, тик  оттыручылар юк».

Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, республикада 175 милләт вәкиле яши, халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен, гореф-гадәтләрен, туган телләрен саклау һәм үстерү өчен күп эшләр башкарыла.   

Парламент җитәкчесе дини конфессияләр вәкилләренә, тренерларга һәм республика җитәкчелегенә турнирны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен ирештерде. 

«Дуслык кубогы»  спортның көчен дөньяның универсаль теле буларак символлаштыра, мәдәниятләр һәм диннәр арасында дуслык һәм үзара аңлашу күперләре төзи, – диелә сәламләүдә. – Үзара ихтирам һәм татулык атмосферасы хөкем сөргән республикабызда спорт динара диалогның мөһим ысулы булып хезмәт итә. Хоккей мәйданчыгының бозы максатларның бердәмлеге һәм команда багланышлары күрсәтелә торган урынга әверелә».

Татарстан Рәисе республиканың дини оешмалары җитәкчеләренә турнирны әзерләүдә актив ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерә. «Сезнең тырышлыгыгыз җәмгыятьтә тынычлык һәм ышанычны ныгытырга ярдәм итә, – дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов. – Күп еллар дәвамында әлеге ярышларда катнашучы командаларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Сезнең энергиягез, җиңүгә омтылышыгыз һәм гадел уеныгыз меңләгән җанатарларны илһамландыра, чын спортның чемпионнарны гына түгел, патриотларны да тәрбияләвен күрсәтә. Чөнки Ватанга мәхәббәт үз тамырларыбызга, иптәшләребезгә һәм уртак кыйммәтләребезгә хөрмәттән башлана, без аларны Татарстанда саклыйбыз һәм арттырабыз. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында бу аеруча зур әһәмияткә ия».

«Дуслык Кубогы»н ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, ТР Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов, Мурманск һәм Мончегорск митрополиты, мәдәният һәм спорт мәсьәләләре буенча Патриарх комиссиясе рәисе Митрофан, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин, совет чоры хоккейчысы, СССРның атказанган спорт мастеры, Россия Федерациясенең атказанган тренеры Владимир Мышкин катнаштылар.

Алкалы хоккей буенча «Дуслык кубогы» Бөтенроссия турниры 2021 елдан Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе, шулай ук Казан епархиясе һәм Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте инициативасы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

Бу – барлык дини конфессия кешеләрен берләштерүче уникаль спорт ярышы. Турнирның исеменә ярышларның төп идеясе салынган инде  – халыклар һәм төрле дини конфессияләр вәкилләре арасында спортны һәм дуслыкны пропагандалау.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International