Депутатлар Казан хастаханәсенең яшь пациентлары янына барды

2025 елның 30 мае, җомга, 13:52

ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт- Милосердие» берләшмәсе депутатлары 18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы балалар стационарында булдылар. Биредә балаларны яклау көненә багышланган тантаналы чара узды. Кечкенә пациентлар өчен уеннар, конкурслар һәм биюләр белән анимацион программа әзерләгәннәр иде.

Депутатлар тәрбияләнүчеләр белән аралашты, аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды. Стационарда булган кунаклар арасында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутат берләшмәсе җитәкчесе, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Ирина Терентьева бар иде.

Депутатлар шулай ук стационарның ата-аналары баш тарткан балалар бүлегендә дә булдылар. Парламентарийлар бүлекнең шәфкать туташлары белән аралашты,  балалар өчен  уенчыклар һәм тәм-томнар тапшырылды.

"18 нче хастаханәнең балалар бүлеге белән дуслыгыбыз инде егерме елдан артык дәвам итә.  Без биредәге медикларга ярдәм итәбез, ә алар депутатларга нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген әйтеп тора. Стационарда тәрбияләнүчеләр өчен яхшы яшәү шартлары тудырылган. Балалар барысы да чиста һәм каралган. Ә иң мөһиме – стационар җитәкчелеге һәр бала ата-аналы булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Елына бер бала гаиләсенә кайтса да – бу инде зур казаныш", – дип сөйләде Лилия Маврина.

Балалары стационарда дәваланган пациентларның әниләре төрле авырлыклар белән очраша, дип сөйләде ул. Берәүләр торакка мохтаҗ, ә икенчеләре эшкә урнашуга мохтаҗ. Хатын-кыз депутатлар рациональ чишелеш табу өчен һәр вәзгыятьне ишетергә һәм аңларга тырышалар.

Стационарның яшь пациентлары яратуга һәм кайгыртуга аеруча мохтаҗ, дип ассызыклады Алсу Нәбиева.

"Бүген биредә авыр тормыш хәлендә калган 32 бала бар. Халыкара балаларны яклау көне алдыннан без аларга шатлык һәм ихлас күңел җылысы бүләк итәргә телибез", – дип билгеләп үтте ул.

Үсеп килүче буын турында кайгырту – партия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

18 нче шәһәр хастаханәсенең балалар стационары мөдире Татьяна Мороз стационарның 1 айдан 4 яшькә кадәрге балаларны кабул итүе турында сөйләде. Бүлек ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен исәпләнгән. Сабыйларга тәүлек буе медицина күзәтүе, индивидуаль ашату таләп итә, күпләр дәвалануга һәм тәрбияләүгә мохтаҗ.

"Без бу балаларга әниләрен алыштырырга, аларны социаль яктан җайлаштырырга тырышабыз.  Ата-аналары баш тарткан балалар булуы күңелле хәл түгел, хастаханәдә койкалар бер дә бушап тормый. Әлбәттә, үз баласыннан баш тарткан әни уйлана һәм аны өенә алып кайта. Без һәр шундый бәхетле тарихка сөенәбез", - дип хисләре белән уртаклашты Татьяна Мороз.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International