Депутатларның округларда эшчәнлеге

2025 елның 30 мае, җомга, 19:10

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, гомуми белем бирү учреждениеләрендә булды, республиканың чыгарылыш укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән котладылар, фәнни конференцияләрдә һәм социаль әһәмиятле чараларда катнаштылар

29 майда, балаларны яклау көне уңаеннан социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казанның Идел буе районында узган ел ачылган «Тылсым» балалар инклюзия үзәгендә булды. Депутат яшь әниләр белән аралашты, алар балалар тәрбияләүдә һәм махсус белем бирүдә үзләрен борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты. Хәзер  инклюзия үзәгенә 112 бала йөри, анда укыту заллары, спорт залы, иҗат остаханәсе бар. Балалар иҗат итә, рәсем ясый, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнә.

 29 майда экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов Н. Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицина академиясендә «ветеринария фәненең заманча проблемалары һәм казанышлары» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Чара кысаларында профессорлар Андрей Студенцов һәм Михаил Миролюбовка мемориаль такталар ачылды. Шулай ук югары уку йортында тантаналы рәвештә кошчылык буенча махсуслаштырылган уку аудиториясе ачылды.

28 майда Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Арча муниципаль районына эш сәфәре барышында Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте эшчәнлеге белән танышты. Аның  катнашында бу көнне көллият территориясендә «Әлифба»га бронзадан куелган һәйкәлне төзекләндергәннән соң ачтылар. Парламент башлыгы урынбасары шулай ук Кушлавыч авылында Тукаевлар гаиләсенең музей–йортында булды.

25 майда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Чувашия Республикасының Урмай авыл җирлегендә үткән Сабантуй бәйрәмендә булды. Татарстан Хөкүмәте тәкъдиме буенча инде бишенче ел рәттән Кайбыч районы үзешчәннәре зур делегация белән күрше республикадагы татар милли бәйрәмендә катнаша. Татар милли бәйрәме төрле конкурслар, халык уеннары һәм традицион күңел ачулар белән үрелеп барды. 

24 майда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов эш сәфәре белән Кайбыч районында булды, Хуҗа Хәсән авылында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Илнар Гафуров һәм Николай Герасимов хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантанасында катнашты.  Каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шул ук көнне Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә Айрат Зарипов тантаналы чарада катнашты. «Алда имтиханнар, ә инде бер айдан — чыгарылыш кичәсе һәм аттестатлар тапшыру тантанасы. Балаларга үз-үзләренә ышаныч, тынычлык һәм рухи ныклык телим”, -  ди депутат.

24 майда Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин эш сәфәре белән Кама Тамагы районына барды, анда район башлыгы Наил Вазыхов белән бергә «соңгы кыңгырау» бәйрәмендә катнашты. Леонид Якунин чыгарылыш сыйныф укучыларын, ата-аналарны, укытучыларны уку елы тәмамлану белән котлады, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын һәм уку йортларына керүләрен теләде. Чыгарылыш сыйныф укучылары традицион мәктәп вальсына кушылды. 

24 майда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Азнакай районына барды, нда ул Азнакай шәһәренең 5нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә тантаналы линейкада булды. Депутат чыгарылыш укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны уку елы тәмамлану белән котлады. Бәйрәмдә укучыларның иҗади чыгышлары күрсәтелде. Мәктәпне тәмамлаучыларның әти-әниләре педагогларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. 

Шул ук көнне Нәҗип Хаҗипов Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашты. Очрашуда Кече һәм урта бизнесны үстерү, шулай ук СВО зонасына чираттагы гуманитар йөкне җибәрүне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

24 майда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә районына эш сәфәре барышында Минзәлә шәһәренең 2нче урта белем бирү мәктәбендә булды, анда яшь спортчыларга туплар һәм спорт волейболы формасын алуга сертификатлар тапшырды, шулай ук компьютер классын ачуда катнашты. 

24 майда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева «Каравон» фольклор бәйрәмендә катнашты. Быел фестивальнең масштабы тагын да зур, 6 концерт мәйданчыгы, Россиянең төрле төбәкләреннән 200 иҗат коллективы, 136 декоратив-гамәли сәнгать осталары һәм хөрмәтле кунаклар катнаша — Россиянең атказанган артисты Варвара, «Партизан FM», «Живаго», «Хвоя» һәм «товарищество Вечерняя Москва» фолк-төркемнәре. Бәйрәмнең бизәге - әйлән-бәйлән әйләнү, катнашучылар халык җырларын башкарды, чабата уены уйнадылар. Һөнәргә өйрәнергә теләүчеәр өчен тимерчелек, туку буенча мастер-класслар күрсәттеләр.

24 майда Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Чаллыда Н. Кайманов исемендәге 47нче кадет мәктәбен һәм Гали Акыш исемендәге 84нче лицейның чыгарылыш укучыларын уку елы тәмамлану белән котлады. Депутат тантаналы линейкаларда катнашты, укучыларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын һәм үзләре теләгән уку йортларына уңышлы керүләрен теләде.

24 майда Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова 35нче лицей укучыларын чираттагы уку елы тәмамлану белән котлады. "Мәктәп еллары - дәресләр һәм өй эше генә түгел, ул дуслык, ачышлар һәм уртак җиңүләр белән тулы бер галәм. Бүген лицейны тәмамлаучылар үз тормышларының иң мөһим бүлекләренең берсен япты һәм яңа, мавыктыргыч дөньяга ишек ачтылар", - диде Ольга Воронова.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International