Фәрит Мөхәммәтшин Сәүдә-сәнәгать палатасы съездында катнашты

2020 елның 4 марты, чәршәмбе, 18:19

Бүген Казанда Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары съезды узды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Утырышта 2016 - 2019 еллардак Палатаның эш нәтиҗәләре, 2024 елга кадәр аның үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар. Шамил Агеев чираттагы биш еллык чорга Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе итеп сайланды.

«Республиканың эшлекле даирәләре вәкилләренең актив катнашуы нәтиҗәсендә узган елда Татарстан алдына куелган бурычларны уңышлы хәл итүгә ирешелде», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, утырышка йомгак ясап. Парламент җитәкчесе әйтүенчә, хәзерге базар шартларында, безнең ил тышкы икътисади йогынтылар аркасында билгеле бер кыенлыклар кичергән чорда да, республикада бизнес уңышлы үсүен дәвам итә, чит ил компанияләре актив эшли.

Татарстан - җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча илнең алдынгы регионнары арасында, дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, бу дәүләт хакимияте органнарының һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның гомуми казанышы, ул республика икътисадына чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өчен күп көч куя.

Фәрит Мөхәммәтшин яңа юнәлешләрне үзләштерү турында сөйләгәндә, республикада "ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексы төзелешенә игътибар итте. Авиа-, судно-, машина төзелеше һәм башка юнәлешләр актив үсә, бу тулай төбәк продуктын җитди үстерүгә ярдәм итә. Хәзер республика алдында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын җәлеп итү бурычы тора, дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. Моннан тыш, ул Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеген республика үсешенә үз өлешен кертә торган үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтергә өндәде.

Фәрит Мөхәммәтшин бу атнада узган ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышында үзмәшгульләрнең шактый четрекле проблемалар күтәрүен әйтте. Шуларның берсе – һөнәри керемгә салым үзмәшгульләргә мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларны җитештерүне һәм сатуны тыя. Проблеманы мәҗбүри маркировкаланылучы товарлар исемлеген үзгәртеп, йә федераль законнарга үзгәрешләр кертеп кенә хәл итәргә мөмкин. Татарстан парламенты бу нисбәттән мәсьәләне закон чыгару дәрәҗәсендә хәл  итәргә ниятли.

Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәрне әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы буларак, 22 апрельдә илдә Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирүе узачагын искәртте. Җәмгыять бер фикергә килде, РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү вакыты җитте, алар илнең алга таба үсешенә юнәлтелгән, дип билгеләп үтте парламент башлыгы.

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин ТР ССП коллективына Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев 2016-2019 елларда Палата эшчәнлеге нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. Шулай итеп, 2019 ел торышына караганда, барлык милек формасындагы ике меңнән артык предприятие ТР ССП әгъзалары булып тора. Консультация, тәкъдимнәр һәм проблемалар белән 2,3 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча 150 дән артык түгәрәк өстәл уздырылды. Ерак һәм якын чит илләрнең эшлекле даирәләре вәкилләре белән 250гә якын эшлекле очрашу оештырылган, 79 сәүдә-икътисадый миссия уздырылган. 750 дән артык предприятиегә хокукый ярдәм күрсәтелгән.

РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Максим Фатеев Татарстан коллегаларына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Республика палатасы бизнес һәм хакимият арасында чын мәгънәсендә күпер булып тора. Шамил Рәхим улы һәм аның командасы моны күп тапкырлар исбат итте», - диде ул.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе сайлаулары узды, алдагы биш елга бу вазыйфага Шамил Агеев сайланды. Аның кандидатурасы шулай ук РФ ССП идарәсе карары белән дә тәкъдим ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International