Фәрит Мөхәммәтшин Пензада Идел буе закон чыгаручылар советы утырышында катнаша

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе, 09:21

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Пензага килде, анда ул Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар Советы һәм РФ Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе эшендә катнаша.

Бүген А.В. Луначарский исемендәге Пенза өлкә драма театры бинасында Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыеннары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы узачак. Көн тәртибендә төп сораулар – массакүләм спорт үсешен хокукый җайга салу һәм яшьләр өчен спорт инфраструктурасыннан файдалану мәсьәләләре. Моннан тыш, яшь парламентарийлар Идел буе төбәкләрендә тормышка ашырыла торган гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм яшьләрне гаилә тормышына әзерләүгә юнәлдерелгән иң яхшы тәҗрибәләрне уртаклашачаклар.

Иртәгә Пенза өлкәсе Хөкүмәте йортында узачак Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы утырышында Идел буе федераль округы төбәкләрендә балаларның ялын шәһәрдән читтә оештыру һәм балаларны сәламәтләндерүне норматив тәэмин итүне камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International