Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татар-информ» ны 35 еллык юбилее белән котлады

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе, 09:27

Фәрит Мөхәммәтшин республикада массакүләм мәглүмат чаралары өлкәсе үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, 90 нчы еллар башында, дәвер өчен катлаулы чорда оешкан «Татар-информ» мәгълүмат киңлегендә тотрыклы урынны яулады, заманча мультимедиа үзәгенә әверелде.

"Бу еллар эчендә "Татар-информ" ышанычлы, оператив һәм объектив мәгълүмат чыганагы дигән абруй казанды, агентлык Татарстанда барган вакыйгаларны яктырта, Россиянең һәм чит илләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары нәкъ менә “Татар-информ” га сылтама ясый. Сез һәрвакыт беренче булырга тырышасыз, 35 еллык юбилеегызны билгеләп үткән көннәрдә дә янә югары статусны расладыгыз, сез Татарстандагы иң күп укыла һәм мөрәҗәгать ителә торган медиаресурс», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Үз котлавында парламент җитәкчесе «Татар-информ» ның ТР Дәүләт Советы белән хезмәттәшлек итүенә аерым игътибар бирә. Агентлык журналистларының профессиональлеге җәмгыять һәм хакимият органнары арасында күпер салырга ярдәм итә, ди ул. 

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «Татар-информ» һәрвакыт үз эшенә мөкиббән һәм журналистиканы яраткан фикердәшләр командасы булулары белән аерылып тора. Аның әйтүенчә,  агентлык хезмәткәрләренең профессиональлеге күп санлы дәрәҗәле бүләкләр һәм дәрәҗәле исемнәре белән расланган. Парламент җитәкчесе “Татар-информ" ны ышанычлылыгы, көн тәртибендәге көнүзәк яңалыкларны оператив яктырту һәм Татарстан журналистикасының иң яхшы традицияләренә тугрылыгы өчен югары бәялиләр диде.

"Агентлыкның Татарстанның ике дәүләт телендә эшләве аерым игътибарга лаек. Сез медиаконтентны киңәйтеп һәм аның сыйфатын күтәреп, уңышлы рәвештә яңа технологияләрне кулланасыз.  Республикада яшәүче барлык 175 милләт вәкиленең мәдәниятен һәм гореф – гадәтләрен, телләрен саклап калу һәм үстерүгә, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга юнәлтелгән материаллар баштан ук "Татар – информ" га хас иде, - дип өстәде Фәрит Мөхәммәтшин. - Сезгә киләчәктә дә, сыйфатны, объективлыкны һәм тизлекне киметмичә, ирешелгән югарылыкны шул дәрәҗәдә саклап калуыгызны телим!».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International