Фәрит Мөхәммәтшин: «Сабантуй - татар халкының иң кунакчыл бәйрәме»

2025 елның 7 июне, шимбә, 17:23

Бүген Биектау районының Усады авылында язгы кыр эшләренең тәмамлануын белдерүче Сабан туе узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән биектаулыларны һәм мәйдан кунакларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Бу атнада Сабантуй Татарстанның барлык авыл һәм район үзәкләрендә уза.

Биектау мәйданының үзенчәлекләреннән берсе – башкалага якын булу, шуңа күрә республика башкаласыннан кунаклар күп була, гаиләләре белән киләләр. Биредә шәһәр балалары һәм яшьләренең гореф-гадәтләр турында онытмавының мөһимлеген бигрәк тә аңлыйлар.

Сабан бәйрәмен ачу тантанасы башланганчы Фәрит Мөхәммәтшин һәм район башлыгы Равил Хисаметдинов авыл җирлекләре хуҗалыкларын карап чыктылар. Халык һөнәрләре, милли ашлар, бизәнү әйберләре, тукучылык, халык коллективлары чыгышлары – һәркем үзенә ошаган шөгыль таба ала иде.

Бәйрәм тантанасы Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллинның Коръән сүрәләрен укуыннан башланды. Аннары мәйдан иҗат сәхнәсенә әверелде, анда дәүләт татар фольклоры ансамбле һәм бию коллективлары чыгыш ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин, кунакларны һәм мәйданда катнашучыларны сәламләп, барысын да язгы кыр эшләре тәмамлану белән котлады. «Гадәттәгечә республикада язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң милли бәйрәм – Сабантуй уза. Күпмилләтле республикабызның барлык авылларында, район үзәкләрендә диярлек руслар да, татарлар да, мордвалар да, чувашлар да зур хөрмәт белән – барысы да бу бәйрәмдә катнаша, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. –  Сабантуй – татар халкының иң кунакчыл бәйрәме».

Парламент җитәкчесе авыл хезмәтчәннәренә армый-талмый хезмәт иткәннәре һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. «Без халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, бер-беребезгә мәрхәмәтлелеген һәм ышанычын күрсәтүче бәйрәмнәрне оештыручыларны рәхәтләнеп сәламлибез. Милли киемнәр кияләр, милли ашлар әзерлиләр, халык җырлары һәм биюләре башкаралар, күпмилләтле халкыбызның бай мәдәниятен буыннарга да тапшыралар, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Авыл халкына аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. 4,5 миллион татарстанлының 1 млн 300 меңе авыл җирендә яши. Бу хезмәт сөючән кешеләр республикабыз халкын үзләре җитештергән төп азык-төлек төрләре белән тулы күләмдә тәэмин итәләр».

Фәрит Мөхәммәтшин республика Рәисе Рөстәм Миңнехановтан сәламләү сүзләрен җиткерде. "Сабантуйны бәйрәм итеп, без, барыннан да элек, республиканың һәм илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче игенчеләргә һәм авыл хезмәтчәннәренә зур ихтирамыбызны белдерәбез, – диелә республика Рәисе котлавында. – Гасырлар буена матур һәм кунакчыл мәйдан төрле яшьтәге, төрле милләт һәм дин вәкилләрен җыя. Бәйрәм күпмилләтле Татарстанда яшәүчеләрнең тыныч яшәвен һәм бер-берсен мәдәни яктан баетуын күрсәтә».

Район башлыгы Равил Хисаметдинов район халкына һәм кунакларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. "Бу Сабантуй үзенчәлекле – ул мөһим даталар белән туры килде.  Әле генә Рус теле көне һәм якты Корбан бәйрәме узды. Киләсе атнада без Россия көнен, Ватаныбыз бәйрәмен, халыкның бердәмлеге һәм көче символын билгеләп үтәчәкбез. Бүгенге Сабантуй вафат булган якыннарыбызны искә алу көненә туры килә. Ә иртәгә безне Изге Троица бәйрәме көтә, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов. – Нәкъ менә шуңа күрә, биредә, Сабантуйда берләшеп, без төрле милләт кешеләре арасында тынычлык, татулык һәм дуслыкның мөһимлеген тагын бер кат ассызыклыйбыз. Биектау районы – Казан артының энҗесе, хезмәт сөючән куллар һәм юмарт йөрәкләр ягы ул. Орлык уңдырышлы туфракта шыткан кебек, безнең гореф-гадәтләр дә елдан-ел яши һәм чәчәк ата. Сабантуй - моңа ачык дәлил».

Бүген үк Сабантуй кунаклары өчен ат чабышлары, районның иҗат коллективларының концерт программасы, гер күтәрү, кул көрәштерү, чүлмәк вату, капчык көрәше, көянтә белән йөгерү һәм башка халык уеннары оештырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International