Дәүләт Советы депутатлары авыл халкын Сабантуй халык бәйрәме белән котлады

2025 елның 7 июне, шимбә, 21:57

Татарстанда Сабантуйлар чоры башланды. Бүген сабан бәйрәме республиканың авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә уза. Бер атнадан бу эстафетаны Яр Чаллы, шулай ук Якутск кабул итәчәк, анда федераль Сабантуй узачак, ә тагын бер атнадан Казан. Бүген Дәүләт Советы депутатлары мәйданнарда булдылар һәм авыл халкын бәйрәм белән котладылар.

Бөгелмәдә тантаналы чаралар махсус әзерләнгән аланда узды, анда иртә таңнан концерт һәм мәдәни программа эшләде. Бәйрәмне театральләштерелгән пролог ачып җибәрде, анда артистлар татар халкының гореф-гадәтләрен хореографик һәм вокаль куелыш форматында күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән бөгелмәлеләргә сәламләү сүзе белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов мөрәҗәгать итте. Ул район халкын бәйрәм белән котлады, Татарстан халыкларының мәдәни мирасын саклау һәм тапшыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Дамир Фәттахов ассызыклаганча, Сабантуй – туган телен, тарихын һәм ата-баба традицияләрен кадерләгән һәркемне берләштерә торган чын халык бәйрәме. «Бүген без Сабантуйның төп геройларын — авыл хуҗалыгы алдынгыларын, авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез, – диде Дамир Фәттахов. – Тармак ветераннарына һәм бәйрәмне оештыруга өлеш керткәннәргә аерым рәхмәт әйтәсе килә».

Тантана кысаларында агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләрен һәм 2025 елгы чәчү батырларын бүләкләделәр. Мактау грамоталары һәм бүләкләр район хуҗалыкларында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән чәчү кампаниясе алдынгыларына — Руслан Гыйниятуллинга,Шаһит Фәсхетдиновка һәм Николай Макаровка тапшырылды.

Балтач районындагы Сабантуйда  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов булды. «Сабантуйны бәйрәм итеп, без беренче чиратта республиканы һәм тулаем илне азык-төлек белән тәэмин итү өчен зур тырышлык куйган игенчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтәбез, – дип билгеләп үткән Марат Әхмәтов үзенең телеграмма каналында. – Милли гореф-гадәтләребезне саклауга, хезмәт кешесен данлауга нигезләнгән бу шатлыклы, җырлар һәм күңел ачулар белән тулы милли бәйрәм күпмилләтле Татарстан халыкларының ничек тыныч һәм тату яшәвенең ачык мисалы булып тора».

Яшел Үзәндә Сабантуйны бәйрәм итү быел аеруча зур форматта узды. Язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган төп халык бәйрәменә үзәк мәйданда 45 меңләп кеше, шул исәптән бөтен Россиядән кунаклар килгән иде.

Яшел Үзәнгә – хезмәт батырлыгы шәһәренә килгән 55 Суворов училищесы җитәкчесе Сабантуйның  төп кунаклары булды. Делегацияләр тантаналы йөрештә катнаштылар, алар өчен аудиогид белән экскурсияләр оештырылды. Бәйрәм чараларында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева катнашты.

"Сабантуй – үзенчәлекле мәдәният чыганагы һәм татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Бүген ул Яшел Үзәндә һәм Татарстанның бөтен районнарында  дус һәм тату яшәүче төрле милләт һәм дини конфессия вәкилләрен берләштерә", - дип билгеләп үтте район башлыгы Михаил Афанасьев.

Төп приз ияләренең берсе — 2025 елгы чәчү батыры, «Майский» теплица комбинатының контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика бүлеге начальнигы Виктор Шорохов. Ул «Лада» автомобиленнән ачкычлар алды.

Бәйрәмдә тематик зоналар, милли ашлар белән гастрономия урамы, шулай ук милли йорт эшләде, анда Каюм Насыйри рецептлары буенча чәй, Шырдан катыгы, җирле җитештерүчеләр әзерләгән тәмләткечләр белән сыйладылар. Кунаклар өчен мастер-класслар, ярминкәләр һәм мәдәни программа оештырылды.

Кайбыч районында бәйрәм мәйданында катнашучыларны һәм кунакларны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов сәламләде. Профильле комитет башлыгы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен ирештерде, шулай ук район алдынгыларына Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Быел кайбычлылар «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» конкурсында өченче урынны алдылар. Айрат Зарипов авыл халкын әлеге вакыйга белән котлады һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга әлеге җиңү өчен бүләк тапшырды.

Мәйдандагы театральләштерелгән тамашада гадәттәгечә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны, дуслыкны һәм игенченең хезмәтен данладылар. Бу елның батыры итеп «Август-Кайбыч» ширкәте механизаторы Илдар Шәрәфиев игълан ителде. Район Сабантуенда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Камалетдинов аңа тәкә бүләк итте. Нәкъ менә Илдар Шәрәфиев узган елгы Кайбыч Сабантуе батыры Раил Фәсхетдинов белән бергә бәйрәм әләмен күтәрде.

Бүген Нурлат районы да төп милли бәйрәм – Сабантуй атмосферасына чумды. Аэропорт территориясе гаять зур, чуар, шау-шулы һәм күңелгә ятышлы бәйрәм мәйданына әверелде, анда бөтен районнан һәм күрше төбәкләрдән меңләгән кунак җыелды.

Иртәдән үк мәйданда милли байраклар җилферди, чигүле түбәтәйләр кигән ир-егетләр   һәм яулыклар япкан хатын-кызлар кайнашты. Купшы бавырсак, алтын чәкчәк, хуш исле өчпочмак исләре кунакларны бәйрәмгә җәлеп итте.

Тантаналар үзәк капка янында башланып китте. Район башлыгы Дамир Ишкинеев белән бергә нурлатлыларны Дәүләт Советы депутатлары Мәгъсүм Сәлахов һәм Шамил Яһудин сәламләде.  Мөхтәрәм кунаклар милли ишегалларын, нефтьчеләр, җирле җитештерүчеләр чатырларын, төрле күргәзмәләр һәм мастер-класслар эшләгән учреждениеләрне карадылар.

Ватанны саклаучылар елында һәм Җиңүнең 80 еллыгында Нурлат Сабантуе программасы патриотик рухка бай булды. Биредә сугыштан соңгы Нурлатны күз алдына китерделәр: сугыштан соң илне торгызучыларның көнкүрешен һәм тормышын күрсәттеләр. Патриотлык атмосферасын «Сугышчан туганлык» волонтерлары да эләктереп алды, алар инде берничә ел бәйрәмдә үз мәйданчыгын тәкъдим итә. Бу юлы да алар кыр кухнясы, техника күргәзмәсе оештырдылар, җирле волонтерлар эше турында җентекләп сөйләделәр.

Декоратив-гамәли сәнгать осталары бик нечкә чигүләрдән һәм бизәкле тукымалардан алып агачтан эшләнгән әйберләр,  кулдан ясалган  чүлмәкләр тәкъдим иттеләр. Кояшлы Нурлат Сабантуе истәлегенә һәркем үзенә бүләк таба алды.

Нурлат Сабантуе кысаларында яшь пар – Алсу белән Салават  Миңнебаевларның никахларын теркәү тантанасы истәлекле вакыйга булды. Тантана милли традицияләрнең матурлыгын ассызыклау һәм никахлашу көнен чын мәгънәсендә уникаль итү максатыннан оештырылган «Милли туй» проекты кысаларында узды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International