Лениногорскта депутат Ринат Шәфигуллин катнашында парламент дәресе узды

2020 елның 3 марты, сишәмбе, 19:48

Лениногорск шәһәренең 7 нче мәктәбендә Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин катнашында парламент дәресе узды.

 IX-XI сыйныф укучылары өчен үткәрелгән  “Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез” дип аталган дәрестә шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 7 нче мәктәп директоры Ольга Тышко катнашты. Дәрес ике истәлекле датага - ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Ольга Блинова һәм Надежда Горшенина үткәргән дәрес укучыларның республиканың узганы һәм хәзергесе, дәүләтебез тарихы белән яхшы ук таныш булуын күрсәтте.

ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин укучыларга ТАССРның  оештырылу тарихы һәм үсеш этаплары, Татарстан тарихына үз өлешен керткән шәхесләр урында сөйләде. Депутат Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә аерым игътибар бирде. Ул шулай ук Дәүләт Советы һәм депутатларның эшчәнлеге турында да мәгълүмат бирде.

 "Беренче чиратта сез Ватаныбызның тарихы белән кызыксынырга, аны белергә тиеш. Җәмгыятьтә үз урыныгызны табу, кешеләр мәнфәгатенә хезмәт итү өчен  сез заман таләпләргә туры килерлек сыйфатлы белем алырга, тырышып укырга тиеш ”, - диде үз чыгышында депутат. Парламент дәресе барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар алдылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International