«Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы булды

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 09:50

Бүген республика парламентында Дәүләт Советының унынчы утырышы алдыннан «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды. Парламентарийлар «Җиңү җырлары» һәм «Күңел гармониясе – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм» проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат тыңладылар. Әлеге чаралар «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме инициативасы белән уздырылган. Моннан тыш, депутатлар «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеменең үзләренә беркетелгән сайлау округларында социаль әһәмиятле чараларда катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны төркем җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.

Җыелышны ачып, Артур Габделҗанов республиканың муниципаль районнарында июль аенда старт алачак «Курше фест» фестивале турында сөйләде. Конкурсның идеясе – үз районын яхшырак итәргә һәм ишегалдын күршеләр белән дус булып,  буш вакытны бергәләп кызык итеп үткәрү урынына әйләндерергә теләгән кешеләрне берләштерү. Артур Габделҗанов депутатларны әлеге конкурста актив катнашырга һәм район халкына ярдәм итәргә чакырды.

Моннан тыш, ул шулай ук республикада балалар лагерьларында ял оештыру буенча җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башлануын билгеләп үтте. «Балаларны савыктыру лагерьларында беренче сменалар 1 июньнән башланды инде, шулай да гадәттән тыш хәлләргә юл куймас өчен җәйге ял оештыру буенча мониторинг алып баруны дәвам итәргә кирәк», – диде Артур Габделҗанов, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп.

«Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме белән бергә «Җиңү җырлары» һәм «Күңел гармониясе – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм» проектларында катнашуы турында сөйләде. Алсу Тарханова билгеләп үткәнчә, проектлар яшьләр һәм иҗат коллективлары арасында зур кызыксыну уяткан, «Җиңү җырлары» конкурсында профессиональ булмаган музыкаль коллективлар да катнашкан.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International