«Бердәм Россия» фракциясе утырышында юл төзелеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 09:55

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар юл төзелеше, бистә эчендәге юлларның торышы һәм Татарстан Республикасында халыкка транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.  

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов юл төзелеше, авыл эчендәге юлларның торышы һәм халыкка транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләләре турында мәгълүмат бирде. Аның әйтүенчә, Татарстанның юл инфраструктурасын ремонтлау һәм үстерү программасы 2025 елга 79 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирүне күздә тота, шул исәптән федераль бюджеттан «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» һәм «Яшәү өчен инфраструктура»программалары буенча 8 миллиард сумга якын акча.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Казан шәһәр агломерациясендәге вәзгыятьне аерым ассызыклап, юл төзелешенең төп объектларын аерып күрсәтте. Монда капиталь ремонтны финанслауның гомуми күләме 2 миллиард сум тәшкил итә. Барлыгы 17 объектны яңарту планлаштырылган: 12 объектта төзелеш эшләре актив алып барыла, калган бишесе катгый рәвештә расланган график буенча ремонтлана башлаячак.

Моннан тыш, республиканың башка ике эре агломерациясе инфраструктурасына сизелерлек капитал салулар каралган: Чаллы агломерациясендә капиталь ремонт бюджеты 1 миллиард 360 миллион сум тәшкил итәчәк, Түбән Кама агломерациясендә капитал салулар күләме 1 миллиард 397 миллион сумга җитәчәк.

Фәрит Хәнифов агымдагы елда төбәк автомобиль юлларын һәм автомобиль юллары корылмаларын финанслауның шактый зур булуын билгеләп үтте. Әйтик, төбәк автомобиль юлларына 1 миллиард 397 миллион сумнан артык акча кертү, шулай ук 9 миллиард сумга якын акчаны автомобиль юллары һәм күпер конструкцияләре төзелешенә юнәлтү планлаштырыла. Планлаштырылган 112 объектның 78ендә төзелеш эшләре башланган инде. Министр, федераль бюджеттан финанслауны исәпкә алып, 31 күперне ремонтлау «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак, дип ачыклык кертте.

Фәрит Хәнифов әйтүенчә, быел авыл юллары төзелешенә, федераль бюджеттан кергән акчаларны да исәпкә алып, 1 миллиард 35 миллион сум акча җибәрелә. Ә фермер хуҗалыкларына һәм терлекчелек комплексларына керү юлларын капиталь ремонтлау 280 миллион сумга төшәчәк, балалар сәламәтләндерү лагерьларына керү юлларын ремонтлау 250 миллион сумга төшәчәк, бакчачылык ширкәтләренә керү юллары якынча 300 миллион сумга төшәчәк.

Фәрит Хәнифов сүзләренә каранганда, муниципаль юл фонды буенча юл эшләре программасы буенча бюджетта 1 млрд 670 млн сум бүлеп бирелгән. Бердәм заказ бирүче булып дәүләт юл хезмәте тора. "Барлык 45 муниципаль берәмлек бу эшкә җәлеп ителгән”, –  диде министр. – Программаны агымдагы елның 1 сентябренә кадәр төгәлләргә ниятлибез".

Фәрит Хәнифов депутатларга грунт юлларын вак таш белән каплау юлы белән модернизацияләү буенча республика программасын эшләтеп җибәрү турында сөйләде.

"Без әлеге программаны агымдагы елда ук төгәлләргә планлаштырабыз. Халык бу инициативаны уңай кабул итте. Сынау проекты Актаныш районында бер ел элек уңышлы гамәлгә ашырылды, ә ике ел элек мондый чаралар берьюлы өч муниципаль берәмлектә үткәрелгән иде", – диде министр.

2025 елга шәһәр юлларын ремонтлау планнары турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов алда торган чараларның масштабын билгеләде. Аның мәгълүматларына караганда, Казанда — 250 урамда, Чаллыда — 12 урамда, ә Түбән Камада 9 урамда өслекне яңартырга кирәк булачак. Эшләр шулай ук республиканың 43 районын да үз эченә алачак.

Моннан тыш, Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Рәисе карары белән республика торак пунктларының урам-юл челтәрен капиталь ремонтлауга өстәмә рәвештә 9 335 млн сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән.

Җәмәгать транспорты үсеше турында сөйләгәндә министр бүгенге көнгә Татарстан Республикасының муниципаль маршрутларында 1360 автобус эшләвен билгеләп үтте. 2025 елның 1 гыйнварына автопаркның хәле шактый югары бәяләнә: техниканың 79,4% ы билгеләнгән нормаларга туры килә.  Паркны яңартуга килгәндә, министр әйтүенә караганда, 2019 елдан 2024 елга кадәр 461 яңа автобус һәм 74 яңа троллейбус сатып алынган.

Бүген үк фракция утырышында Юрий Камалтынов тантаналы шартларда ВПГЛР 28 ОМедБ хәрби часте командованиесе һәм шәхси составы исеменнән Дәүләт Советы депутаты Евгений Чекашовка хәйрия ярдәме күрсәткәне һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Утырыш азагында 15 депутатка тантаналы рәвештә «Эш урынында беренче ярдәм күрсәтүнең заманча технологияләре» өстәмә белем бирү программасы буенча квалификация күтәрү курсын уңышлы узуларын раслый торган таныклыклар тапшырылды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International