Дәүләт Советы депутатлары «Подписка бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылды

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 12:29

Бүген Дәүләт Советында парламентның унынчы утырышы кысаларында традицион «Подписка бүләк ит»  хәйрия акциясе оештырылды. Тәнәфестә депутатлар 2025 елның икенче яртыеллыгына республиканың социаль учреждениеләре өчен газета-журналларга язылу рәсмиләштерделәр.

Республика газеталарына һәм журналларына язылу Дәүләт Советында даими рәвештә оештырыла. Депутатлар ярдәме белән ветераннар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда яшәүче өлкән кешеләр республика һәм район матбугат басмаларын укый алалар.

Язылу кампаниясе барышында парламентарийлар «Татмедиа» АҖ басмаларына - «Шәһри Казан», «Казанские ведомости» газеталарына, «Сөембикә», «Идел», «Ялкын», «Салават күпере», «Татарстан», «Казан» журналларына язылдылар. Моннан тыш, республика Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты гамәлгә куйган «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарына да.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарына, шулай ук «Сөембикә» журналына язылуны рәсмиләштерде. Басмаларны Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр алачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International