2024 ел бюджеты 16 млрд сум профицит белән үтәлгән

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 13:17

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документ парламентка республика Хөкүмәте тарафыннан кертелде.

Татарстан Республикасы Финанс министры Марат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, 2024 елда консолидацияләнгән бюджетның керем өлешенә 697,1 млрд сум күчерелгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 593,4 млрд сум. "Республика бюджетының керем өлеше 594,3 млрд сум күләмендә үтәлгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 499,1 млрд сум», – дип билгеләп үтте министр.  

2024 елда республика бюджетына кире кайтарылмый торган керемнәр суммасы, Марат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, 95,2 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән федераль бюджеттан - 88,9 млрд сум.

2024 елда Татарстанның берләштерелгән бюджеты буенча касса чыгымнары – 675,3 млрд сум, республика бюджеты буенча – 578,3 млрд сум. «Чыгымнар бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакын вакытында һәм тулы күләмдә түләргә, казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр эшчәнлеген вакыты чыккан бурычлар тудырмыйча финансларга, дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашырырга, социаль өлкәгә, юл төзелешенә, торак-коммуналь хуҗалыгына, төзекләндерүгә инвестицияләр җибәрергә, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге мәдәни-спорт чаралары уздыруга тотылды», – дип басым ясады Марат Фәйзрахманов.

«Милли икътисад» бүлеге буенча чыгымнар 226,4 млрд сум күләмендә үтәлгән, шул исәптән авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык тармагы – 15,3 млрд сум, юл хуҗалыгы –104,5 млрд сум.

Учреждениеләрне тотуга һәм социаль өлкә чараларын уздыруга чыгымнар берләштерелгән бюджетта 333,6 млрд сум тәшкил иткән. Шул исәптән мәгарифкә – 87,7 млрд сум, мәдәният һәм кинематографиягә – 26,2 млрд сум.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, тәкъдим ителгән закон проектына аңлатма биреп, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның финанс тотрыклылыгына игътибар итте. "Узган финанс елы республика бюджетының 16 млрд сум профициты белән тәмамланды, – диде ул. – Бурыч йөкләнеше дәрәҗәсе сизелерлек кимеде – ТР дәүләт бурычының гомуми күләменең ТР бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәренә нисбәте узган ел нәтиҗәләре буенча 22,5% тәшкил итте. Әлеге дәрәҗә югары бурыч тотрыклылыгы критерийларының берсенә туры килә. Ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы иң югары кредит рейтингына ия".

Леонид Якунин шулай ук билгеләп үткәнчә, бюджет расланган 33 республика программасы югары нәтиҗәле дип табылган. Ул аеруча социаль программаларның уңышлы гамәлгә ашырылуын ассызыклады. "Бу мәсьәләләргә 61 млрд сумнан артык акча юнәлдерелде, бу барлык программаларны финансларга мөмкинлек бирде, – диде ул, – барлык социаль объектлар буенча планнар гамәлгә ашырылды. Реаль хезмәт хакы үсеше 12,9 % тәшкил итте".

Закон проекты буенча фикер алышуда катнашкан Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов, Марат Галиев, Александр Комисаров, Геннадий Глушков илкүләм проектларны финанслау, салым ташламаларының күләме, аерым салымнарның үсеш динамикасы, федераль бюджет алдындагы бурычларны реструктуризацияләү белән кызыксындылар.

Депутатлар Рифнур Сөләйманов, Альберт Хәбибуллин, Данис Шакиров, Ринат Гайзатуллин, Мәгъсүм Сәлахов, Марат Бариев үзара салым программасын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә, социаль проектларны финансларга һәм акча ширкәтләренә дәүләт ярдәме күрсәтергә кирәклегенә игътибар юнәлттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International