Күп балалы гаиләләр түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия булачак

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 13:39

Бүген Дәүләт Советы утырышында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.  

Документ республика законнарын федераль законнар белән тәңгәлләштерү  максатларында эшләнгән. Аерым алганда, федераль закон чыгаручылар тарафыннан түләүсез юридик ярдәм алу хокукы бирелгән затларның өстәмә категорияләре билгеләнгән. Болар – өч һәм аннан да күбрәк балалары булган  ата-аналар (өлкән баласы 18 яшькә җиткәнче, яки югары уку йортларында, махсус урта уку йортларында яки башка белем бирү учреждениеләрендә көндезге белем алган очракта 23 яшькә җиткәнче).  

Моннан тыш, түләүсез хокукый ярдәм системасында катнашучы дәүләт юридик бюролары һәм адвокатлар хәзер ата яки ана булуны билгеләү яки дәгъвалау турындагы эшләр буенча судта һәм башка учреждениеләрдә гражданнар мәнфәгатьләрен түләүсез тәкъдим итәчәкләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International