Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турындагы законга үзгәрешләр кертелде

2025 елның 11 июне, чәршәмбе, 14:11

Бүген Дәүләт Советы утырышында Иҗтимагый палата турында республика Законының 7 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Закон проектын тәкъдим иткәндә, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров хәбәр иткәнчә, үзгәрешләр, әгәр мондый карар кабул итү сроклары парламент сессияләре арасындагы тәнәфескә туры килсә, вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан әгъза урынына Иҗтимагый палатаның яңа әгъзасын билгеләү тәртибен билгели торган норма кертүне күздә тота. Закон Дәүләт Советы Иҗтимагый палатаның яңа әгъзасын парламент каникуллары чоры тәмамланганнан соң якындагы утырышта раслау хокукын билгели.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International