Комитет Баулы муниципаль районында халык дружиналарын оештыру эшен канәгатьләнерлек түгел дип тапты

2020 елның 10 марты, сишәмбе, 12:49

10 мартта Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды. Депутатлар Баулы муниципаль районында хокук саклау юнәлешендәге иҗтимагый формированиеләр һәм халык дружиналары эшчәнлеген оештыру турындагы контроль мәсьәләне, шулай ук кайбер республика һәм федераль закон проектларын карадылар. Аны комитет рәисе Шакир Яһудин алып барды.

Комитет утырышында ТР Югары суды Рәисе урынбасары Роман Гафаров җәмәгать судьялары итеп сайлау өчен кандидатларны тәкъдим итте. Комитет тәкъдим ителгән кандидатураларны хуплады һәм Дәүләт Советына биш елга җәмәгать судьялары итеп Рәмис Вәлиуллинны (Казан шәһәренең Киров суд районы буенча 3 нче суд участогына) һәм Алсу Минабетдинованы (Питрәч суд районы буенча 1 нче суд участогына) сайларга тәкъдим итте.

Баулы муниципаль районында җәмәгать оешмаларының һәм халык дружиналарының эшчәнлеген оештыру турында мәгълүматны район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Баулы районы территориясендә 14 ирекле халык дружинасы отряды төзелгән, аларда 1012 әгъза исәпләнә. Көн саен кизүгә 4 кеше чыга. 2019 елда халык дружиначылары 250 тапкыр дежурга чыккан, алар барышында 209 административ хокук бозуны ачыклауда полициягә ярдәм күрсәтелгән. Алар 60 рейдта катнашкан, полициянең участок вәкилләре белән берлектә 390 имин булмаган гаиләдә булганнар. Мәдәни-массакүләм чаралар уздырганда җәмәгать тәртибен саклауда ирекле халык дружинасының 234 әгъзасы җәлеп ителгән. Баулы шәһәрендә хокук тәртибен саклауның 2 терәк пункты булдырылган.

Өстәмә мәгълүмат белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара эшчәнлек бүлеге башлыгы Павел Яркин һәм Законлылык һәм хокук тәртибе буенча парламент комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров чыгыш ясады. Район җитәкчелеге мәсьәләнең актуальлеген аңлый дип  билгеләп үтте чыгыш ясаучылар, шул ук вакытта алар халык дружиналарын оештыру һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итү буенча конкрет эшләүдәге кайбер җитешсезлекләрне күрсәттеләр. Әлеге мәсьәлә район Советы сессияләрендә каралмаган, бу исә муниципаль хакимият тарафыннан җитди контроль булмау турында сөйли. Терәк пунктлары телефон элемтәсе һәм компьютер техникасы белән тәэмин ителмәгән. Районда халык дружиналары әгъзаларын стимуллаштыру чаралары эшләнмәгән. Дружиначыларның хокук тәртибен саклауга чыгу графигы системалы рәвештә өзелә.

Әлеге сорау буенча фикер алышуда депутатлар Игорь Бикеев, Алсу Тарханова, Альберт Мөхәммәтшин катнашты. Алар закон таләпләрен формаль булмаган рәвештә үтәү зарурлыгына, хокук бозуларны профилактикалау эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен вазыйфаи затларның җаваплылыгын күтәрүгә игътибар иттеләр.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, фикер алышуга йомгак ясап, Баулы районы эшенең бу юнәлештәге эшчәнлеге  2019 елның маенда комитет тарафыннан контрольгә алынуын искәртте. "Вәзгыятьне төзәтү өчен вакыт җитәрлек булды, - диде ул муниципалитет вәкиленә мөрәҗәгать итеп. - Әмма без күрәбез, координация эше урыныннан кузгалмады. Терәк пунктлары үз функцияләрен үтәми диярлек, ирекле халык дружиналарына кешеләрне җәлеп итү өчен иң гади генә шартлар да тудырылмаган. Барлык җитешсезлекләрне исәпкә алып, мин Баулы муниципаль районында хокук саклау юнәлешендәге иҗтимагый формированиеләр һәм халык дружиналары эшчәнлеген оештыру эшен канәгатьләнерлек түгел танырга тәкъдим итәм".

Комитет бу нисбәттән тиешле карарны кабул итте.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.    

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International