Татарстаннан Донбасска чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде

2025 елның 16 июне, дүшәмбе, 12:30

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное (ЛХР) шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге химаясендә җыелган гуманитар йөк төялгән 19 фура китте. Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә һәм махсус операциядә катнашучыларга җибәрелгән  гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 300 тоннадан артык, бу – бердәмроссиялеләр тарафыннан оештырылган иң зур ярдәм. Йөкләрне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты территориясеннән озаттылар.  Волонтерлар, җирле бүлекләр секретарьлары, Яшь гвардия активистлары һәм махсус операциядә катнашучылар белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.

"Бердәм Россия" партиясе химаясендә җыелган гуманитар йөкне җибәрү инде күркәм традициягә әйләнде, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда,  –   ул республика халкының ярдәме белән әзерләнә.  Чираттагы гуманитар йөктә беренчел кирәк-ярак предметлары, азык-төлек,  медикаментлар, төзелеш материаллары, гомумән, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә көткән бар нәрсә дә бар".

Парламент җитәкчесе партия активына, волонтерларга, битараф булмаган татарстанлыларга яңа территорияләрдә яшәүчеләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Республика партия оешмасы Секретаре сүзләренә караганда,  Татарстан бердәмроссиялеләре СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына төрле яклап ярдәм күрсәтә.

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин искәрткәнчә, Лисичанск һәм Рубежноеда бердәмроссиялеләр ярдәме белән 2022 елның августында гуманитар ярдәм үзәкләре ачылган. "Без алар белән даими элемтәдә торабыз, – диде ул.  – Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин белән актив хезмәттәшлек итәбез, аның белән сорау-үтенгечләрнең өстенлекле төрләрен билгелибез. Аерым алганда, бу колоннада без торак-коммуналь хуҗалык һәм автотранспорт предприятиеләре өчен төзелеш материаллары, инструментлар һәм запас частьләр җыйдык".

Әлеге 31 нче колонна составында – төзелеш материаллары, азык-төлек, көнкүреш химиясе, СВО сугышчыларына ярдәм һәм башка кирәкле әйберләр.

Гуманитар йөкне формалаштыруда Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре дә катнашты. Парламентарийлар, Татарстан шефлыкка алган  шәһәрләрдә яшәүчеләрнең соравы буенча, балалар өчен беренчел кирәкле әйберләр –  сөт катнашмалары, төрле төрдәге боткалар, подгузниклар, иҗат итү өчен җыелмалар, акварель буяулар һәм рәсем ясау өчен альбомнар,  аң үсешен үстерү уеннары, – бүген иң беренче чиратта Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче кечкенә кешеләргә кирәкле әйберләрне җыйдылар.

Бу юлы Татарстанның  Апас, Баулы, Биектау, Яшел Үзән, Сарман, Спас, Теләче, Чирмешән, Мамадыш, Түбән Кама һәм Тәтеш районы ярдәм күрсәтте.

Мамадыш районы халкы Курск юнәлеше сугышчылары өчен тулы бер фура әзерләгән, СВО сугышчылары ярдәмендә тагын бер машинаны "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" активистлары җыйган.

"Нәфис" хәйрия фонды, гадәттәгечә, көнкүреш химиясе төялгән фура җибәрә. Лисичанск АТПсы өчен автомобиль инструментларын Татарстан профсоюзлары, Ритуал Pro компаниясе һәм «Бердәм Россия» региональ контроль-ревизия комиссиясе рәисе Хәлил Гыйниятов җыйды.

Рубежное шәһәренең «Водоканалы» өчен идарә станцияләре һәм скважина насосларын «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев җибәрә, Рубежное футбол федерациясе «Рубин» һәм «Камаз» футбол клубларыннан  формалар һәм туплар алачак. Лисичанскины торгызу өчен төзелеш материалларын Гипс компаниясе җибәрә, ә «Татарстан» кунакханәсе – мендәрләр, юрганнар һәм госпитальләр өчен матраслар.

«Бердәм Россия» Генераль советы әгъзасы, Казан шәһәре Думасы депутаты Марсель Шәрәпов, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, ТР Ресоциализация фонды җитәкчесе Данияр Максудов, «Дивар» компаниясе башлыгы Гайнан Габделгазизов та йөкне формалаштыруга һәм җибәрүгә үз өлешләрен керттеләр. 

Махсус хәрби операция башланганнан бирле «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежно шәһәрләренә  гуманитар ярдәм төялгән  221 йөк машинасы җибәрде. Бу – яңа төбәкләрдә яшәүчеләр өчен 3,3 мең тоннадан артык кирәкле әйберләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International