КПРФ фракциясе утырышы булды

2020 елның 10 марты, сишәмбе, 15:33

Бүген парламентның КПРФ фракциясе утырышы узды, анда Дәүләт Советының алдагы утырышы  көн тәртибе мәсьәләләре буенча коммунист депутатлар позициясе билгеләнгәнде. Фракция әгъзалары шулай ук 2020 елның мартына планлаштырылган чаралар турында фикер алышты.

Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов 12 мартта алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышы булачагын хәбәр итте. Анда берничә республика һәм федераль закон проектлары, оештыру мәсьәләләре каралачак, шулай ук Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил мәгълүматы тыңланачак.

Мартка берничә чара, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык проблемалары буенча түгәрәк өстәл, "ТР торак пунктларында яшел үсентеләрне һәм сулыкларны яклау турында" түгәрәк өстәл һәм КПРФ фракциясенең бакчачылар проблемаларына багышланган матбугат конференциясе планлаштырылган.

 Аннары фракция әгъзалары депутат берләшмәсенең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен карады

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International