«Мәрхәмәт- Милосердие» депутат төркеме әгъзалары игътибарында - хатын-кыз сәламәтлеге

2020 елның 10 марты, сишәмбе, 16:19

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе хатын-кызлар сәламәтлеген саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Парламентарийлар аз тәэмин ителгән һәм социаль яктан якланмаган гражданнарга, шул исәптән авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга,  югары сыйфатлы медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген тудыру  кирәк, дигән фикердә.

Җенесенә һәм яшенә карамастан, сәламәтлек - теләсә кайсы кешенең иң кыйммәтле байлыгы, әмма киләчәк буынның сәламәтлеге нәкъ менә хатын-кыздан тора.

Хатын-кызлар сәламәтлеге мәсьәләләре күп кенә дәүләт программалары һәм илкүләм проектлар, беренче чиратта "Сәламәтлек саклау" һәм "Демография" кысаларында хәл ителә. "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты буенча гына да 2024 елга кадәр Татарстанда беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерүгә, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары белән көрәшкә, балалар сәламәтлеген саклауны үстерүгә 7 млрд. сумнан артык акча каралган.

Парламентарийлар репродуктив сәламәтлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Былтыр Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче  ханым 49 яшендә беренче бала тапкан, иң өлкән әти булып Аксубай районында яшәүче 63 яшьлек ир исәпләнә,аның гаиләсендә бишенче бала туган.

Утырышта хатын-кызларның бала таба алмавы һәм ЭКО процедурасын (экстракорпораль аталандыру) уздыру мөмкинлеге турында да сүз кузгаттылар. 2019 - 2024 елларга республикада ЭКО процедураларын уздыруны финанслауга ихтыяҗ 1,4 млрд. сум тәшкил итә. Узган ел әлеге процедураны уздыруга дәүләт заказын җиде шәхси медицина учреждениесе башкарган, әмма бу гына җитәрлек түгел, дип басым ясады депутатлар. «Хатын-кызлар сәламәтлеге теләсә кайсы яшьтә мөһим, - дип билгеләп үтте «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова, - региональ проект ике төп юнәлешне үз эченә ала: геронтология медицинасын үстерү һәм пенсия алды яшендәге гражданнарны яңадан укыту».

 Утырыш йомгаклары буенча резолюция кабул ителде, анда, аерым алганда, яшь әниләргә һәм ялгыз аналарга социаль гарантияләрне арттыру зарурлыгы билгеләп үтелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International