Чаңгы ярышында Дәүләт Советы командасы 6 урынны алды

2020 елның 10 марты, сишәмбе, 16:44

7 март көнне Зеленодольск районының “Маяк” спорт комплексында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Чаңгы юлына Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы һәм дәүләт секторының башка хезмәтләре һәм оешмалары хезмәткәрләре чыкты.  Ярышларда Дәүләт Советы командасы 6 урынны алды.

Ирләр өчен дистанция 3 чакрым, хатын-кызлар өчен - 1 чакрым тәшкил итте. Һава торышының шактый көйсез булуына карамастан –  трассада  бозлавык һәм көчле җил иде – ярышта катнашучылары лаеклы нәтиҗә күрсәтер өчен бөтен көчләрен куйдылар. Йомгаклау беркетмәсендә Дәүләт Советы командасы, узган елгы нәтиҗәне шактый яхшыртып, 23 урыннан 6 урынны алды (былтыр 13 урында иде).

Команда составы: Дәүләт Советы депутаты Эдвард Габдуллаҗанов, Аппарат хезмәткәрләре Игорь Григорьев, Гөлназ Исмәгыйлева, Мария Краснова, Элина Фирсова. Капитан - Марат Хәбиров.

Команданы яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International