Марат Әхмәтов: "Без авылның яшәү рәвешен саклап калырга тиеш"

2020 елның 11 марты, чәршәмбе, 15:15

Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинарлары башланды. Фермерлар белән беренче очрашу бүген Чүпрәле районында узды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов алып барды. Кече хуҗалыкларны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алышуда аграр сектор башлыклары, авыл җирлекләре җитәкчеләре, 9 муниципаль район җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволарының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре 2010 елдан бирле уздырыла. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча бу юнәлешне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. Быел «түгәрәк өстәлләр» форматында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгында кече формаларга дәүләт ярдәме чараларын камилләштерү, шулай ук авылда эшкуарлыкны үстерүнең заманча инструментларын куллану мәсьәләләре хакында фикер алышалар. Зона семинарлары, Чүпрәледән тыш, шулай ук Түбән Кама, Саба һәм Бөгелмә районнарында узачак.

Очрашуны ачып, Марат Әхмәтов әлеге семинар-киңәшмәләрдә фикер алышу барышында республика законнарын үзгәртү буенча конкрет тәкъдимнәр барлыкка килүен, республиканың авыл хуҗалыгы тармагында  кызыксындыру өчен өстәмә чаралар эшләнүен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, авыл халкының социаль активлыгын арттыруга игътибар итәргә кирәк.

"Шәхси  хуҗалыкны алып бару, терлек асрау - авылның традицион яшәү рәвеше ул, без аны сакларга тиеш, - дип басым ясады парламент башлыгы урынбасары. - Авыл тормышын саклап калу өчен ике мөһим стратегик мәсьәләне хәл итәргә кирәк - халыкның мәшгульлеген тәэмин итәргә һәм авыл халкының керемен арттырырга".

Марат Әхмәтов республикада агросәнәгать комплексын үстерү буенча зур эш алып барылуына игътибарны юнәлтте, Татарстан Президенты, ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте моңа зур игътибар бирә.

Авыл хуҗалыгы тармагы тулаем төбәк продуктының уңай динамикасының драйверы булып тора. Узган ел 250,9 миллиард сумлык продукция җитештерелгән. Сөт, ит, чөгендер, бәрәңге, яшелчәләр җитештерү буенча Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләрендә беренче урында тора.

Республикада агробизнеска ярдәм итүнең төп институтлары җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшли, социаль үсешнең «президент» программалары уңышлы эшли, шуларның яртысы авылда тормышка ашырыла. Узган ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә 2,5 миллиард сумнан артык акча җибәрелгән. Республиканың шәһәр һәм район үзәкләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре зур уңыш белән бара.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, 13 илкүләм проект кысаларында масштаблы эш алып барыла. Узган ел аларны гамәлгә ашыруга 27,2 миллиард сум юнәлдерелгән иде, шул исәптән 19,8 миллиард сум федераль бюджеттан. 2020-2022 елларда тагын 69 миллиард сум (федераль үзәктән 43,7 миллиард сум) бүлеп бирү планлаштырыла. Дәүләт Советы бу юнәлешкә зур игътибар бирә, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Алдагы семинарларда күтәрелгән Сосновский балтырганына,  бал кортларының күпләп үлүенә каршы чаралар күрү мәсьәләләсе инде хәл ителгән. Умарта кортларының күпләп һәлак булуына юл куймас өчен  Татарстан Республикасы умартачылык идарәсе умартачыларга кырларны агулы химикатлар белән эшкәртү турында мәгълүмат бирәчәк ГИС-системаны гамәлгә кертергә планлаштыра. Марат Әхмәтов районнар башлыкларын бу эшкә җаваплы карарга һәм халык белән ешрак очрашырга кушты.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров үз чыгышында кече хуҗалыклар халыкны азык-төлек белән тәэмин итүгә зур өлеш кертәләр, авылда мәшгульлекне арттыруга һәм авылларны үстерүгә ярдәм итәләр, дип билгеләп үтте. Районда 100 дән артык крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны 7,8 меңнән артып китә.

"Фермер хуҗалыкларының аграр сектор үсешенә керткән өлеше елдан-ел арта бара. Алар районның барлык чәчү мәйданнарының 25 процентын диярлек эшкәртәләр. Хуҗалыкларда 1019 баш мөгезле эре  терлек бар. Фермерлар тарафыннан  2,5 мең тонна сөт җитештергән, бу барлык җитештерелгән күләмнең 9,8 процентын тәшкил итә", - диде ул.

Район башлыгы чыгышын шәрехләп, Марат Әхмәтов, Чүпрәле районы соңгы елларда авылларда торак төзелеше буенча артка кала башлады, дип белдерде.

"Районда 60 меңнән артыграк кеше яшәгән чаклар да булды, узган ел нәтиҗәләре буенча - нибары 21 мең кеше, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы урынбасары. - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге эшче төркем илнең Дәүләт Советы утырышына тәкъдим итү өчен торак төзү программасын әзерли. Авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасын көчәйтүнең төрле вариантлары карала. Чүпрәле һәм башка районнарга булачак программаларның мөмкинлекләрен максималь файдаланырга кирәк".

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз чыгышында 2020 елда авыл хуҗалыгында тулай продукция үсешен 5 процентка арттырырга кирәк, бу җәһәттән кече хуҗалыклар өлеше 50 процент тәшкил итә, дип билгеләп үтте. Дәүләт программасында куелган бурычларга ирешү өчен барлык ярдәм чаралары сакланган, дип билгеләп үтте ул һәм шул ук вакытта, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерүнең кимүе күзәтелә, дип өстәде.

Министр районнар арасында кече хуҗалыклар белән эшләү рейтингы төзелүенә игътибар итте. Әлеге зонада Буа, Чүпрәле һәм Кайбыч районнары күрсәткечләрен сизелерлек яхшырткан. Кулланучылар кооперативлары төзү буенча актив эш алып барыла.

Утырыш барышында "түгәрәк өстәлләр" модераторлары, фермер хуҗалыклары, кулланучылар кооперацияләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Барлык яңгыраган тәкъдимнәр анализланачак һәм билгеләнгән мәсьәләләрне җентекләп карау өчен җаваплы структураларга җиткереләчәк.

Ахырда тыл хезмәтчәннәренә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды, шулай ук «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык» һәм «Иң яхшы гаилә фермасы» номинацияләре буенча республиканың авыл җирлекләре арасында ел саен уздырыла торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International