Дәүләт Советының сигезенче утырышы ачылды

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе, 10:28

Бүген иртәнге сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышы үз эшен башлады. Президиум көн тәртибенә  кертү өчен 12 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 5 республика закон проекты,  бер федераль закон проекты һәм башка мәсьәләләр.

Беренче укылышта шәһәр төзелеше эшчәнлеге (территорияне планлаштыру проектына үзгәрешләр кертү тәртибе төгәлләштерелә), сәнәгать сәясәте турында (сүз махсус инвестиция контрактларын җайга салу турында бара) һәм җир асты байлыклары турында (җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итү вәкаләтләре төгәлләштерелә, җир асты байлыкларыннан файдалану төрләрен һәм срокларын билгеләүче нигезләмәләр, җир асты байлыкларыннан рациональ файдалану таләпләре үзгәрә) закон проектлары чыгарыла.  

Икенче укылышка республианың аерым закон актларына, Татарстан Гаилә кодексының 45 статьясына һәм мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнгән.

Шулаө ук парламентарийлар 2019 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасында бала хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлеше турында һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнеңузган елда үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында докладлар тыңлаячаклар.

Хөкүмәт сәгате» кысаларында Татарстан Республикасында пенсионерларны социаль яклау һәм аларга ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында Хөкүмәт мәгълүмат бирәчәк.

Көн тәртибен тикшерү барышында парламент комитетлары рәисләре Шакир Яһудин, Альберт Хәбибуллин, Светлана Захарова һәм Айрат Зарипов яңа мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән чыктылар. Аерым алганда, парламентарийлар бүген "гавами хакимиятне оештыру һәм эшләтүгә кагылышлы аерым мәсьәләләрне җайга салуны камилләштерү турында" Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр турындагы федераль законны караячак.

Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының сигезенче утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 23 мәсьәлә кертеп расланды:

Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

Кондратьев Андрей Станиславовичның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты составына үзгәрешләр кертү турында.

«Гавами хакимиятне оештыруның һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турындагы Россия Федерациясе Законын карау хакында.

«Гавами хакимиятне оештыруның һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турындагы Россия Федерациясе Законын кабул итүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате хакында.

«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 49-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

«Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 45 статьясына һәм «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 46-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

«Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 18 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 58-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында» Татарстан Республикасы Законының 6 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 59-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 52-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары урыннарын булдыру турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Татарстан Республикасы Казан шәһәре суд районнары буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 61-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 60-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

2019 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасында бала хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлеше турында доклад.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2019 елда үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклады.

«Россия Федерациясендә исәп-хисап башкарганда контроль-касса техникасын куллану турында» Федераль законга касса чегының яисә катгый хисап бланкының эчтәлегенә карата таләпләр өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 901821-7 номерлы федераль закон проекты турында.

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына гадәттән тыш югары, югары һәм зур куркынычлы категорияләренә кертелгән саклану объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен кабат бозган өчен җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 891642-7 номерлы федераль закон проекты турында.

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.30 статьясына үзгәреш кертү хакында» 893743-7 номерлы федераль закон проекты турында (ягулык-энергетика комплексы объектларының куркынычсызлыгын һәм террорчылыктан якланганлыгын тәэмин итү таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкны камилләштерү хакында).

«Янгын куркынычсызлыгы турында» Федераль законга көнкүреш билгеләнешендәге пиротехника эшләнмәләрен сату һәм куллану мәсьәләләрен җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 895194-7 номерлы федераль закон проекты турында.

«Фән һәм дәүләт фән-техника сәясәте турында» Федераль законның 5 һәм 7 статьяларына һәм «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 51 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 897093-7 номерлы федераль закон проекты турында (вуз президенты һәм фәнни оешманың фәнни җитәкчесе вәкаләтләре өлешендә).

«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 1851 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 907930-7 номерлы федераль закон проекты хакында (40 яшькә җиткән хезмәткәрләргә диспансеризация узганда өстәмә гарантияләр бирү турында).

«Россия Федерациясендә дәүләт граждан хезмәте турында» Федераль законның 70 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 910324-7 номерлы федераль закон проекты турында (хезмәт урынындагы каршылыклар буенча дәүләт органы комиссиясен булдыру һәм аның эш тәртибен төгәлләштерү өлешендә).

Хөкүмәт сәгате: «Татарстан Республикасында пенсионерларны социаль яклау һәм аларга ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында».

Төрлесеннән.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International