СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Йошкар-Олада эш сәфәрендә, анда ул Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы эшендә катнаша.
16
апрель, 2026 ел
Бүген Казан сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә танылган казахстанлы рәссам, Бөтендөнья сәнгать академиясе академигы Батухан Байменның 70 еллыгына багышланган «Номады: черное и белое» гравюрасы күргәзмәсе ачылды. Казакъстанның Казандагы Генераль консуллыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән оештырылган кәргәзмәдә ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Иҗтимагый яклау штабы мәйданчыгында хатын-кыз депутатларның «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасына тәкъдимнәр җыю һәм фикер алышу буенча «Хатын-кыз приоритеты» эксперт сессиясе узды
16
апрель, 2026 ел
Бүген Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Җиңү диктанты» халыкара акциясенә багышланган күргәзмә ачылды. Быел Җиңү диктанты сигезенче мәртәбә уза һәм 24 апрельдә республиканың биш йөздән артык мәйданчыгында оештырыла. Күргәзмәне оештыручыларны һәм кунакларны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ