Депутат Андрей Кондратьевның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе, 13:57

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында Андрей Кондратьевның депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин актив депутатлык эше өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Аның узган чакырылышта да вәкаләтләрен алданрак туктатканын искәртте. Бу юлы да, депутат эшчәнлеге белән бергә туры килмәгән вазифага күчү сәбәпле, вәкаләтләре гамәлдән чыгуын әйтте.

«Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев Дәүләт Советыннан «Бердәм Россия”гә сайлану үзе өчен зур мәртәбә, горурлык булганын билгеләп узды. «Парламентта тормыш тәҗрибәсе өчен рәхмәт. Барыгызны да, кайда гына эшләсәм дә, республика үсеше, иминлеге өчен бөтенесен дә эшләячәгемә ышандырам», — диде.

Габделхәй Кәримовның вакытсыз үлеме сәбәпле, бушаган мандатка Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов депутат булып килде. Фәрит Мөхәммәтшин аңа Социаль сәясәт комитетында мөһим сораулар, шул исәптән, сәламәтлек саклау өлкәсе, социаль сораулар, пенсия мәсьәләләре дә күтәрелүен искәртте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International